Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активистын сайларга тәкъдим итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Миллиард.Татар» «Ел татары» рейтингы кысаларында «М буыны: Татарстаннан читтә иң активлар» номинациясендә тавыш бирү оештырды.
Тавыш бирү исемлегендә мәдәният эшлеклеләре арасында, шул исәптән, Мәскәүдән заманча яңгырашта милли төрки музыка тудыручы композитор һәм музыкант Фәрһад Бәхтияри, һәм фикердәшләре белән бергә Милли музыка оркестры оештырган дирижер Айдар Ниязов тәкъдим ителә.
Сүз уңаеннан, исемлектә әдәбиятчы — 2021 елда «Ипекәй» хикәяләр китабын бастырган язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура бар.
Дәгъвачылар арасында татар телен саклау өчен көрәшүчеләр дә бар: Канаданың Монреаль шәһәрендә Alima Academy онлайн-мәктәбен оештырган Алима Сәлахетдинова һәм SkyTat онлайн-мәктәбенә нигез салган Римма Гомәрова.
Җәмәгать эшлеклеләреннән исемлеккә Мәскәүдәге «Татар штабы» администраторы Гөлнара Яруллина һәм Санкт-Петербургның «Мирас» мәдәни үзәгеннән аның коллегасы Сафия Кичемасова кергән. Шулай ук гади энтузиаст — Екатеринбургтан Илдар Хәбибуллин һәм Чиләбедә татар очрашуларын оештыручылар Оксана Ильюп һәм Артур Мөхәммәдиевләр.
Исемлекне Ульяновскиның татар урыннарында экскурсияләр алып баручы экскурсовод Руслан Зиннуров тәмамлый.
Ошаткан кандидат өчен «Миллиард.Татар»ның телеграмм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә тавыш бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз