Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» Татарстан Милли музее белән берлектә тарихи фестиваль үткәрә
«Миллиард.Татар» порталы Татарстан Милли музее белән берлектә тарихи фестиваль үткәрә. «Тарих фест» 1-2 августта Милли музейда узачак, дип хәбәр итә «Миллиард.Татар» порталы.
Кунакларны әйдәп баручы тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләрнең лекцияләре, иммерсив һәм автор экскурсияләре, тарихи дефиле, театральләштерелгән тамашалар, концертлар, квиз, осталар ярминкәсе һәм фудкорт көтә. Журналист һәм блогер Павел Пряников фестивальнең хедлайнеры булачак.
Фестиваль урта гасырларда Идел буенда яшәгән халыклар һәм татар халкы тарихына багышлана. Проект ел саен үткәрелә торган итеп уйланылган, аның төп максаты - тарихны киң аудитория өчен кызыклы итү. Төп вакыйгалар - Марк Шишкин һәм Айрат Фәйзрахмановның Кунак йорты буйлап экскурсияләре, Леонид Ширяевның «Үлем археологиясе» музей күрсәтүе, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорындагы реконструкцияләнгән костюмнарны күрсәтүдән гыйбарәт тарихи дефиле, төрки музыка уен кораллары турында лекция-концерт, «Тараф» төркеме чыгышы, күләгәләр театры һәм «Ага-базар» спектакле.
Шулай ук фестивальдә «Татнефть-Наследие» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә «Гаилә альбомы: тарихлар детальләрдә» дигән беренче лонгрид-чәй эчү оештырылачак. Катнашучылар гаиләнең истәлекле әйберләрен алып килә һәм алар белән бәйле тарихлар белән уртаклаша алачак, алар проект архивына керәчәк. Милли музей ишегалдындагы мәйданчыкка керү ирекле һәм теркәлергә кирәкми. Экскурсияләр билетлар буенча үткәрелә, ә лонгрид-чәй эчүдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз