news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» татар халкының тарихы һәм мифологиясе турында китап тәкъдим итә

«Миллиард.Татар» Татар китап нәшрияты белән бергә татар халкының тарихына һәм мифологиясенә багышланган «Татар мифлары» китабын тәкъдим итүгә чакыра.

Җыентыкта фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең (1899-1992) 1910-1950 елларда җыелган материаллары тупланган. Аларда XIX гасырның беренче яртысындагы татарларның дөньяга карашы чагылыш тапкан. Китапны төзүче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова тәкъдим итәчәк. Презентация рус телендә узачак.

Җыентык материаллары тематик һәм жанр төрлелеге, җентекле тасвирламасы һәм мантыйкый структурасы белән аерылып тора. Һәр әсәр фәнни шәрехләр белән тәэмин ителгән. Китапка мифлардан тыш, татар хорафатлары, алар белән бәйле гореф-гадәтләр да кертелгән.

Тәкъдим итү 23 апрельдә Казанда «Ногай» кунакханәсендә була. Башлана-18:00.

news_right_1
news_right_2
news_bot