Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Миллиард.татар» сайты милли киемнәр парады акциясен башлый
15-18 июльдә «Тормыш стиле – мәдәни код» этно-fashion фестивале уза. Шул уңайдан «Миллиард.татар» сайты «Милли киемнәр парады» игълан итте.
Моның өчен фестивальнең Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдындагы (Присутственные места) яки Болгардагы локацияләргә килергә һәм заманча милли киемнән фотога төшәргә кирәк. Россия халыкларының теләсә нинди милли киемнәре ярый. Фотоларны Инстаграм (Россиядә тыелган социаль челтәр) һәм ВКонтакте социаль челтәрләренә #модныйпарадмт хештегы белән куярга, «Миллиард.Татар» аккаунтын билгеләргә кирәк.
19 июльдә жюри җиңүчеләрне билгеләячәк һәм бүләкләр тапшырачак. «Миллиард.Татар» проекты «Сәхтиян» брендыннан 20 мең сумлык күн мозаикалы эшләнмә, Мәдәният министрлыгы (өч номинация) милли бизәнү әйберләре бүләк итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз