Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» редакциясе «Ел татары – 2026» исемлеген игълан итте
«Миллиард.Татар» басмасы оештырган «Ел татары – 2026» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Финалистларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында игълан иттеләр.
«Ел татары» бәйгесе «Миллиард.Татар» басмасы тарафыннан 2023 елдан бирле уздырыла. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла. Җиңүчеләрне халык сайлавы буенча ачыклыйлар. Баштан «Миллиард.Татар» редакциясе экспертлар ярдәмендә аерым номинацияләр буенча исемлекләр төзи, шуннан соң әлеге исемлекләр халык хозурына – басманың социаль челтәренә чыгарыла, иң күп тавыш бирүчеләр үз номинациясендә җиңү яулый, соңыннан, шулай ук тавыш бирү ысулы белән, төп «Ел татары» ачыклана.
2026 елда «Ел татары» исеменә лаек булучылар 25 номинациядә ачыкланды:
- «Ел җыры» (эстрада): Ильмира Нәгыймова, Гүзәл Уразова – «Татар кызы»
- «Елның яхшы музыкаль проекты»: «Уйнагыз, гармуннар!»
- «Ел спортчысы»: Ралинә Гыйләҗева (йөзүче)
- «Иң яхшы татар мәктәбе»: «Яктылык» мәктәбе, Самара
- «Иң яхшы татар теле укытучысы»: Гөлсирин Абейдуллова, Шыгырданның 1нче урта мәктәбе (Чувашия)
- «Иң яхшы спектакль»: «Хыял артыннан» – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
- «Иң яхшы актер/актриса»: Дилүс Хуҗәхмәтов – «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры
- «Иң яхшы фильм»: «Ай булмаса, йолдыз бар» («Ватан 21», «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы)
- «Татар мәдәниятендә иң яхшы чара»: «Этно-Fashion» фестивале
- «Иң яхшы татар дизайнеры»: «ИЛҮЗӘ ЛалеАй»
- «Иң яхшы медиа-проект»: TATARLAR_BEST
- «Иң яхшы татар блогеры»: Илдар Шагалиев – Америкада яшәүче татар блогеры
- «Иң яхшы гастрономик проект: «Чинаякь»
- «Иң яхшы IT-проект»: «ИкеТел» – татар телен өйрәнү өчен кушымта
- «Ел музее»: «Иске Казан»
- «Татарча маркетингның иң яхшы үрнәге»: «МТС Линк» – эшлекле сөйләшүдә татар теле
- «Иң актив яшь татар егете/кызы»: Ихтыяр Кыямов – журналист, блогер
- «Татарстан корпорациясе»: Фәрит Хәйретдинов – Татарстан фермер продуктлары Үзбәкстан базарына чыга
- «Дусларыбыз»: Аглая Липина – чигү остасы, реставратор
- «Татар өммәте каһарманы»: Булат хәзрәт Сәфәров – Казанның «Рәжәб» мәчете имамы
- «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты»: Хәнисә Алишина (Төмән) – Себер татарлары телен өйрәнү
- «Ел проекты»: «Татар кызы» – татар кызлары арасында Халыкара матурлык бәйгесе
- «Ел вакыйгасы»: Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәге ачылу
- «Иң хайплы татар»: Алинә Заһитова – фигуралы шуучы
- «Ел уңышсызлыгы»: Рәүфәл Мөхәммәтҗановның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры исеменнән «татар» сүзен алып ташларга тәкъдим итүе
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Номинацияләрдә җиңүчеләр арасыннан «Ел татары – 2026» – төп җиңүче билгеләнәчәк. Шулай ук тавыш бирү ярдәмендә «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңүчене ачыклаячаклар. Ел татары номинациясендә бары тик аерым шәхесләр генә катнаша. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектлар, команда белән башкарылган чаралар, гадәттә, берничә кеше катнашында булдырыла, шуңа күрә алар әлеге сайлауда катнашмый.
«Ел татары. Халык сайлавы» исеме өчен көрәшүчеләр:
- Ралинә Гыйләҗева – йөзүче
- Гөлсирин Абейдуллова – Шыгырданның 1нче урта мәктәбе укытучысы (Чувашия)
- Дилүс Хуҗәхмәтов – «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры актеры
- «ИЛҮЗӘ ЛалеАй» – дизайнер
- Илдар Шагалиев – Америкада яшәүче татар блогеры
- Ихтыяр Кыямов – журналист, блогер
- Фәрит Хәйретдинов – эшмәкәр, «Рамай» компаниясе директоры, «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе
- Аглая Липина – чигү остасы, реставратор
- Булат хәзрәт Сәфәров – Казанның «Рәжәб» мәчете имамы
- Хәнисә Алишина – Себер татарлары телен өйрәнүче (Төмән)
Җиңүчеләр 25 номинациядә ачыкланды.
Төп җиңүчене «Миллиард.Татар» басмасы сайтында, «ВКонтакте» һәм «Телеграм» социаль челтәрләрендә ачыклыйлар, сез дә үз тавышыгызны бирә аласыз. Быел җиңүчеләрне бүләкләү чарасы тантаналы рәвештә 2 декабрьдә узачак. Финалистлар өчен тавыш бирү 23 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз