news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард.Татар» проекты «Ел татары»н бүләкләде

2022 елга йомгак ясап, «Миллиард.Татар» бу катлаулы елда татарлар тормышына мөһим өлеш керткән берничә төп шәхесне билгеләп үтәргә булды. Кичә дүрт номинациядә «Ел татары» премиясен тапшыру тантанасы узды.

«Галим» номинациясендә Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов җиңде. Адвокат Руслан Нагиев «Яклаучы» булды, аны мөселманнарның төп хокукый яклаучысы дип атыйлар.

«Публицист» номинациясендә – татарларга һәм республикага мәгълүмати һөҗүмнәргә җавап кайтаручы, журналист Марк Шишкин билгеләп үтелде. «Ел кешесе» дип аталган дүртенче номинациягә, куркуга, күп нәрсәләрдән мәхрүм ителүгә һәм авырлыкларга карамастан, үз җирләрендә калучылар лаек дип табылды.

Катнашучыларның һәрберсе һәм премия турында тулырак «Миллиард.Татар» сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100