Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» «Ел татарлары» рейтингына партнерлар җыя башлау турында игълан итте
«Миллиард.Татар» редакциясе ел саен үткәрелә торган «Ел татарлары. Татары года» халыкара рейтингына партнерлар җыя башлау турында игълан итте. Проект татар мәдәнияте, тел, фән, спорт һәм иҗтимагый тормыш үсешенә зур өлеш кертүче кешеләрне, инициативаларны һәм проектларны билгеләп үтә.
Рейтинг 2022 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә п Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, «Ак Барс» хоккей клубы тренеры Әнвәр Гатиятуллин, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм татар җәмәгатьчелегенең башка танылган вәкилләре аның лауреатлары булды.
Проектта катнашу компанияләргә «Миллиард.Татар» һәм «Татар-информ» материалларында телгә алыну, үз эшчәнлекләре һәм проектлары турында киң аудиториягә сөйләү мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, партнерлар номинацияләрнең берсендә җиңүчегә махсус бүләк яки приз тапшыра алачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, рейтинг белән хезмәттәшлек итү компанияләргә татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерә торган зур мәдәни проектның бер өлеше булырга мөмкинлек бирәчәк.
2025 елда «Ел татарлары» номинацияләре буенча тавыш бирүдә 115 меңнән артык кеше катнашкан. Тагын 58 меңнән аргысы финал этабында тавыш биргән.
Соңгы ике елда бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Җиңүчеләрне Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республика мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук галимнәр, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре котлады.
2026 елда рейтингка ноябрь ахырында нәтиҗә ясалачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз