news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» Казанда чыгтай телен өйрәнү буенча дәрес оештыра

«Миллиард.Татар» Казанда чыгтай телен өйрәнү буенча дәрес оештыра
Фото: © «Татар-информ»

Иртәгә, 14 октябрьдә, «Миллиард.Татар» басмасы Татарстан башкаласында тарих фәннәре кандидаты Ильяс Мөстәкыймов белән бергә чыгтай телен өйрәнү буенча икенче дәрес үткәрә.

Дәрес чыгтай теле грамматикасына һәм аны татар теле грамматикасы белән якынайта торган үзенчәлекләргә багышланачак, дип билгеләп үтелә портал сайтында.

Моннан тыш, укучылар урта гасыр татар чыганакларын, шулай ук урта гасыр чыгтай әдәбияты классикларының (аларның берсе – Бөек Моголлар дәүләтенә нигез салучы Бабур) текстларын укырга тырышып караячак.

Чыгтай теле – XIII–XIV гасырлардан XX гасыр башына кадәр Урта Азиядә кулланылган урта гасыр язма төрки тел. Аның нигезендә хәзерге әдәби үзбәк һәм уйгур телләре, шулай ук төрекмән теленең текин диалекты формалашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot