Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» 2026 елның иң яхшы музеен ачыклау өчен тавыш бирү игълан итте
«Миллиард.Татар» «Ел татарлары – 2026» премиясен дәвам итә. Бу юлы басма «2026 ел татар музее» номинациясендә тавыш бирү игълан итте. Дәгъвачылар унлыгына татар халкы тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм күренекле эшлеклеләренә багышланган музейлар кергән.
Ун катнашучы иң яхшы музей исеменә дәгъва кылачак:
- Мирхәйдәр Фәйзинең музей-утары – драматург кунак булган йорт;
- Ишембаев исемендәге Татар мәдәният һәм сәнгать үзәге –Касыйм татарлары традицияләрен саклаучы;
- «Казан арты» – татар төбәге тарихы турында әйберләр һәм кеше язмышлары аша сөйли торган музей;
- «Иске Казан» – борынгы шәһәр эзләре һәм татар халкының үткәне турында истәлекләр сакланган урын;
- М.Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее - татар осталары эшләгән әйберләр җыелмасы;
- Нурулла Гарифның шәхси музее – тарихны, аны онытылудан сакларга тырыша торган музей;
- «Сөембикә серләре» – хан чоры тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә торган музей;
- «Сувар» шәһәре тарихы музее – борынгы Болгар мирасына багышланган урын;
- Ямаширмәдәге «Туран Арт» – татар һөнәрләренә яңа тормыш бирелә торган киңлек;
- Галимҗан Баруди музее – татар мәгърифәтчелеге тарихына багышланган музей.
Күңелеңә хуш килгән музей өчен өч форматта тавыш бирергә мөмкин: «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Миллиард.Татар» берләшмәсендә, Телеграмда яки премиянең рәсми сайтында.
«Ел татарлары – 2026» премиясендә катнашучылар 21 номинациядә көч сынаша. Җиңүчеләрнең исемнәре 2 декабрьдә игълан ителәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз