Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» лекторие фәнни үсешкә багышланган конкурста беренче урынны алды
Татарстан Фәннәр академиясендә 20 декабрьдә «Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш чараларын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга Республика конкурсы» җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Интернет челтәрендә иң яхшы язма» номинациясендә беренче урынны «Миллиард.Татар» алды.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Миллиард.Татар»ның тел, мәдәният, тарих һәм традицияләр темасына фәнни контентны популярлаштыруга өлешен бәяләде.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул проект турында белгән һәм лекторий оештырган «Ел татарлары - 2024» чарасында булган. Ул шулай ук оештыручыларга «безнең күп кенә институт вәкилләренең Татарстан символына әверелүләре» өчен рәхмәт белдерде.
Искәртик, «Ел татарлары» бүләкләү тантанасы 17 декабрьдә Казан Кремлендә узды. Анда татар дөньясының күренекле вәкилләре – тарихчылар, җырчылар, актерлар, сәясәтчеләр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре җыелган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз