news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» «Иң яхшы татар укытучысы – 2026» номинациясендә тавыш бирүне башлады

«Миллиард.Татар» «Ел татарлары» рейтингында «Иң яхшы татар укытучысы – 2026» номинациясендә тавыш бирүне башлап җибәрде.

Кандидатлар унлыгында:

  • Резидә Курамшина, Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Илзам Хаҗиев, Чаллының 79 нчы лицей-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Алмаз Җиһаншин, Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы;
  • Йолдыз Горохова, Кукмара районының Олы Сәрдек авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Гөлфия Вәлиева, Әстерхан өлкәсенең Идел буе районы Трехпротокск мәктәбендә татар теле укытучысы;
  • Чулпан Шәрипова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Гөлсирень Абейдуллова, Чувашиянең Батырь муниципаль округының 1 нче Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе;
  • Мәрьям Бикмаева, Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Акилә Сәфәрова, Мордовия Республикасының Азюрка урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Наилә Есенбаева, Әстерхан өлкәсенең Килинче авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Тавышларны «ВКонтакте», Телеграм яки «Миллиард.Татар» сайтында бирергә мөмкин.

Катнашучылар 21 номинациядә җиңүгә дәгъва кыла. Финал этабы 12 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә 2 декабрьдә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot