news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» «Идегәй» дастанының аудио версиясен сәяхәтче Федор Конюховка бүләк итте

Бүген Казанда дөнья тирәли экологик экспедиция хакында игълан иткәннән соң, «Миллиард.Татар» хәбәрчесе Россиянең танылган сәяхәтчесе Федор Конюховка «Идегәй» дастаны яздырылган диск бүләк итте. «Һичшиксез, тыңлаячакмын», - диде ул. Шулай ук дастан яздырылган диск ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановка да тапшырылды. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендәге 11 кеше (шагыйрь Ләбиб Лерон, язучы Рабит Батулла, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, «Риваять» ансамбле солисты Руслан Габитов һ.б.) тарафыннан бер ай эчендә татар эпосының аудиоязмасы әзерләнде.

Аудиодастан 18 бүлектән тора. Яңа бүлекләр атна саен урнаштырылачак, шуңа күрә түбәндәге сылтама буенча күчеп, Идегәй әмиренең кылган батырлыклары турында тыңларга мөмкин. «Идегәй» дастанының төрле версияләрен җыюда һәм саклауда татар мәгърифәтчесе, язучы Нәкый Исәнбәт зур өлеш керткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot