news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» елның татар тел проекты һәм IT-проекты исеменә номинантларны атады

«Миллиард.Татар» «Ел татарлары» рейтингында «Елның татар тел проекты һәм IT-проекты» номинациясендә яңа тавыш бирү игълан итте.

Кандидатлар унлыгында:

  • iOS һәм macOS өчен татарча «раскладка»;
  • «Сәлам» – татар телен өйрәнү кушымтасы;
  • TATlit – татар теле өчен махсус төзелгән тел моделе;
  • «Үчтеки» һәм «Акыллым» – балаларга татар телен өйрәтү проектлары;
  • «Онлайн Рамазан» - дин һәм татар үзенчәлеге турында мәгърифәтчелек медиапроекты;
  • «Әлифба 2.0» - уен форматындагы татар әлифбасы;
  • Tataro – ясалма фәһем-ярдәмче һәм 150 мең сүзле мәкаләдән торган базалы татар тәрҗемәчесе;
  • «ИкеТел» – татар телен өйрәнү өчен платформа;
  • «Татар теле – мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә»;
  • «Уку» – татар әдәбиятын уку һәм телне өйрәнү проекты.

Үз тавышыңны «Вконтакте»да, Телеграмда һәм «Миллиард.Татар» сайтында бирергә мөмкин.

«Ел татарлары» премиясе номинантлары 21 номинациядә катнаша. Җиңүчеләрне 2 декабрьдә билгеләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot