news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» елның иң яхшы татар спортчысы өчен тавыш бирүне башлап җибәрде

«Миллиард.Татар» порталы «Ел татарлары» рейтингы кысаларында яңа номинация – «Елның иң яхшы татар спортчысы» номинациясендә тавыш бирү башлануы турында игълан итте.

Номинантлар унлыгына йөзүчеләр Ралинә Гыйләҗева һәм Алинә Гайфетдинова, көрәшче һәм Күчмә халыклар уеннары чемпионы Радик Сәлахов, пауэрлифтер Айрат Зәкиев, фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова, хоккейчы Тимур Билялов, волейболчы Зәринә Мөбәрәкҗанова, профессиональ боксчы Артур Субханкулов, Татарстан тренеры Илдар Әхмәтҗанов һәм фехтование белән шөгыльләнүче Кирам Яруллин кергән.

Тавыш бирү «ВКонтакте» социаль челтәрендә, телеграм-каналда һәм «Миллиард.Татар» сайтында алып барыла.

«Ел татарлары» конкурсында катнашучылар 21 номинациядә җиңү өчен көрәшә. Алар арасында «Ел җыры» һәм «Ел укытучысы» кебек гадәти номинацияләр һәм «Татарстан Республикасыннан читтә иң актив татар» һәм «Ел уңышсызлыгы» кебек көтелмәгән номинацияләр дә бар. Тавыш бирү 10 сентябрьдән чиратлашып бара. Финал этабы 12 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрне 2 декабрьдә игълан итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot