news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард.Татар» «Елның иң яхшы татар айтишнигы»н сайларга тәкъдим итә

«Миллиард.Татар» интернет-басмасы «Ел татарлары» рейтингы кысаларында «Елның иң яхшы татар айтишнигы» номинациясенә тавыш бирүне башлады. Номинантлар өчен «Миллиард.Татар» телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә тавыш бирергә мөмкин.

Татар программачыларының «иң-иң» унлыгына Forvo.com аудиосүзлеге дөньясында татар теленең зур блогын булдырган Фәһим Җиһаншин, Tatsoft рус-татар машина тәрҗемәсе системасын эшләүдә катнашкан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин, татар телендә курслар белән «Ачык университет» платформасын эшләтеп җибәргән эшмәкәр Райнур Хәсәнов һәм аның командасы, һәм аның хезмәттәше — ясалма интеллект турында татар телендә курс һәм семинарлар авторы Сәйдәш Мифтахов кергән.

Унлыкка шулай ук Батырхан Шәйхетдинов («Татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре өчен электрон » проектын эшләгән), Баязит Хәсәнов (Татар телен өйрәнергә ярдәм итүче «Вордли» видеоуенын булдырган), Тукай телен уен аша өйрәнү өчен chamala.ru кушымтасын эшләгән Марат Фәйзрахманов кебек яшь белгечләр дә эләккән.

Экспертлар 2023 елның «Tatar.Бу Хакатон» җиңүчеләре Наил Сираев һәм Азат Разетдиновны, «Цифрлы уңыш. Сезон: Ясалма интеллект» хакатоны призеры Булат Гомәровны аерым билгеләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100