Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» «Ел татары» рейтингында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады
«Миллиард.Татар» «Ел татары» рейтингын әзерләү кысаларында open call игълан итте һәм кандидатлар тәкъдим итүгә гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.
Рейтингка аерым шәхесләр — фән, мәдәният, спорт һәм иҗтимагый өлкәдә хезмәт куючылар, шулай ук социаль-мәдәни, мәгариф, тел һәм бизнес-проектлар да керә ала. Сайлап алуның төп критерие булып Татарстанда да, аннан читтә дә татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертү тора.
Гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирергә ярамый. Рейтингта катнашу өчен кандидатны аның проект эшчәнлеге җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга лаек дип санаган хезмәттәшләре, танышлары тәкъдим итә ала. Гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң оештыру комитеты барлык тәкъдимнәрне караячак һәм шорт-бит төзиячәк, соңыннан ул экспертлар тарафыннан бәяләнәчәк.
Гаризалар https://forms.yandex.ru/u/6a197c65d0468887b0fabe6e онлайн-формасы аша кабул ителә.
Оештыручылар шулай ук кандидатның фамилиясен, исемен һәм вазифасын күрсәтүне сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз