news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» ел татар медиа-проекты исеменә номинантларны атады

«Миллиард.Татар» «Ел татарлары» проектында «Елның татар медиа-проекты» номинациясендә тавыш бирү өчен яңа рейтинг тәкъдим итте.

Номинантлар унлыгына түбәндәгеләр керде:

«Изумительно КЗК» – Рәмис Латыйповның Казан һәм татар мәдәнияте турындагы блогы;
«Сүзлекче язмалары» – Ринат Сәфәровның татар сүзләре турында кызыклы фактлар белән Telegram-каналы;
TATARLAR_BEST – татарлар турында блог;
«Тасма» – Алсу Мансурованың хәзерге тормыш турындагы подкасты;
Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге – Үзбәкстандагы татар җәмәгатьчелеген тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр тирәсенә берләштерүче бергәлек;
«Бер генә сәгатькә» – эмиграциядәге тормыш турында татар телендәге подкаст;
TUTASH – Гөлназ Әхмәдиеваның хатын-кыз тормышы, гаиләсе һәм дине турындагы татар телле подкасты;
tatarverse – татар, башкорт һәм кырымтатар мәдәни үзәкләренең, бергәлекләренең һәм инициативаларының ачык каталогы;
«Шәһри Казан» – татар телле газета;
«194 нче бүлмә» – татар әдәбияты һәм язучылары турында татар телендәге видеопроект.

Үз тавышыңны «Вконтакте»да, телеграмда һәм «Миллиард.Татар» сайтында бирергә мөмкин.

«Ел татарлары» премиясе номинантлары 21 номинациядә катнаша. Җиңүчеләрне 2 декабрьдә билгеләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot