news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2025» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

«Миллиард.Татар» басмасы «Ел татары – 2025» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан Кремленең Гавәми урыннарында «Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары – 2025» премиясен тапшыру тантанасы булды. Басма премияне 2022 елдан бирле бирә. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.

Тантана кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Чарада төрле коллективлар һәм танылган җырчылар музыкаль композицияләр һәм биюләр белән чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйгенең «Без булдырабыз!» махсус номинациясендә җиңугә фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова лаек булды. Ул барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм алга таба да татар халкы үсеше өчен хезмәт итәчәген әйтте.

«Әлеге сәхнәгә чыкканда һәрвакыт дулкынланам. Оештыручыларга минем Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешемне бәяләүләре өчен зур рәхмәт. Әлбәттә, мин татар халкын, үз милләтемне алга этәрер өчен көчемнән килгән кадәр барысын да эшләячәкмен. Кирәкле, мөһим проектлар булдырасым килә. Узган елда без «Вакыт сакчылары» боз тамашасын әзерләдек. Киләсе елда бу матур программаны сезгә дә күрсәтербез, дип ышанам. Шулай ук киләсе елда Казанда фигуралы шуу үзәге ачыла. Аңда балалар шөгыльләнәчәк, дип көтелә. Киләчәктә Татарстанда Олимпия һәм дөнья чемпионнары булсын өчен тырышачакбыз!», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйгедә дини юнәлештә җиңүчеләрне бүләкләде.

«Милләт турында сүз алып барганда, без, беренче чиратта, аның кешеләре турында сөйлибез. Милләтебезне алга алып баручы кешеләр – галимнәр, мөгаллимнәр, имамнар турында. Әлеге бәйгегә эләккәнсез икән, димәк, халык сезнең белән горурлана, сезне хөрмәт итә. Ләкин халыкның киләчәге булсын өчен тагын бер шарт үтәлергә тиеш. Ул – иман. Татар халкы һәрвакыт иманлы һәм китаплы халык булган», – диде ул барлык катнашучыларны сәламләп.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйгенең төп номинациясе – «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов җиңде. Җиңүче интернет киңлекләрендә тавыш бирү ысулы белән сайланды.

«Әлеге җиңү – минем генә җиңү түгел. Бу – Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясенең уртак җиңүе. Минем командама, барлык тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт. Мондый исемгә лаек булу – минем өчен зур горурлык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Редакция экспертлары билгеләгән ике аерым номинация: «Ел татары. Хатын-кыз» номинациясендә җиңүче – Татарстанның халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина, «Ел татары. Ир-егет» номинациясендә җиңүче – «Ак барс» хоккей клубының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Җиңүчеләр исемлеге:

  • «Ел җыры» (эстрада) – Раил Арсланов «Син язмышым бүләге»
  • «Елның алдынгы музыкаль проекты» – «Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале», фестивальнең сәнгать җитәкчесе – дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов
  • «Ел спортчысы» – Ринат Фәхретдинов – UFC лигасындагы беренче татар көрәшчесе
  • «Елның иң мөһим мәдәни чарасы» – Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы
  • «Иң яхшы татар дизайнеры» – Солтан Салиев бренды
  • «Елның иң яхшы татар спектакле» – «Без – кырык беренче ел балалары», Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры
  • «Иң яхшы татарча медиа проект» – «ZATATAR» подкасты
  • «Иң яхшы һөнәрче» – «Tatar Ornament» зәркән бизәнү әйберләре бренды, Резедә Әглиуллова
  • «Иң яхшы тел проекты» – «Идел» үзәге оештырган «Татар яшьләре көннәре»
  • «Татар өммәте каһарманы» – Кукмара районының Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов
  • «Безнең дусларыбыз» – Сочидагы «Рәхәт» татар җәмгыятенә нигез салучы Андрей Алексеев
  • «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» – Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Йосыпов
  • «Елның иң яхшы татар IT-проекты» – Агрегатор An object – Татар IT-проектлар
  • «Төп татар кызы 2025» – «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова
  • «2025 елның әһәмиятле вакыйгасы» – Мәктәпләрдә туган тел өчен «көрәш»
  • «Ел уңышсызлыгы» – Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылу
  • «Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рәхимә Хәйрова – Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • «Татарча маркетингның иң яхшы үрнәге» – «МТС» – татар песиләре төшерелгән буклет
  • «Иң яхшы татар рестораны» – «Кыстыбый»
  • «Иң актив яшь татар егете/кызы» – Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов
  • «Кама аръягы ел татары» – Фирдүсә Әюпова – Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче номерлы лицей-интернат директоры
  • «Ел музее» – Г.Тукайның Казандагы әдәби музее
  • «Татар мәдәниятен популярлаштыручы ел проекты» – «Тархан» бәйгесе

«Без булдырабыз!» махсус номинациядә җиңүчеләр:

  • Галим Хатыйп Миңнегулов
  • «Түбәтәй» ресторанына нигез салучы, эшмәкәр Солтан Сафин
  • «Чәк-чәк» Пермь татар яшьләре җәмгыяте җитәкчесе Рената Ибәтуллина
  • Фольклорчы Фәнзилә Җәүһәрова
  • «Lisan.Tatar» проекты командасы
  • Эшмәкәр, Оренбург татарлары оешмасы әгъзасы Илфат Батыршин
  • Спортчы Алинә Заһитова

Халык сайлавыннан тыш, редакция экспертлары билгеләгән аерым номинацияләр бар. Аларны «Миллиард.Татар» редакциясе белән берлектә төрле өлкәдәге экспертлар сайлап алган. Алар:

  • Археолог, Чаллы педагогия институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев
  • Тарихчы Рөстәм Вахитов
  • Драматург Мансур Гыйләҗев
  • Археолог Айрат Ситдыйков
  • Тарихчы Фәрит Әхмәтгалин
  • Мөселманнар хәйрия-патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин
  • Татарстан Республикасы камера оркестры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова
  • Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко
  • Тарихчы галимә Тәэминә Биктимерова
  • Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина
  • Этнограф, тарих фәннәре докторы Әнисә Бикбулатова
news_right_1
news_right_2
news_bot