news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» Алтын Урданы өйрәнүче Марат Гатин белән очрашу оештыра

«Миллиард.Татар» порталының китап клубы Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Россиянең танылган тарихчысы, Алтын Урда тарихы буенча язылган «Алтын Урда» яңа монографиясе авторы Марат Гатин белән очрашу оештыра.

Әңгәмә татар дәүләтләре тарихына һәм тарихи китаплар язу серләренә багышланачак. Очрашу чәршәмбе, 19 ноябрьдә, «Ногай» кунакханәсендә (Профсоюз урамы, 16Б, Бауман урамы ягыннан), 18:00 сәгатьтә узачак. Басма анда Казан халкын һәм кунакларны чакыра.

Чарада катнашу түләүле булачак, бу хакта тулырак сылтама аша кереп укырга мөмкин.

Марат Гатинның китабы профессиональ тикшеренүчеләр өчен генә түгел, ә Алтын Урда турында күбрәк белергә теләгән тарих сөючеләр өчен дә кызыклы.

Монография аңлаешлы итеп язылган: автор сылтамалар һәм терминнарны артык күп кертмәгән, рус һәм татар телендә аңлаешлы формулировкалар кулланган. Ике телдә хикәяләү белән беррәттән китапка карата кызыксынуны матур иллюстрацияләр көчәйтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot