news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» «2026 елның музыкаль ачышы»на тавыш бирүне башлап җибәрде

«Миллиард.Татар» «2026 елның музыкаль ачышы» номинациясендә тавыш бирүне башлап җибәрде. Ул ел саен үткәрелә торган «Ел татарлары» рейтингы кысаларында оештырыла. Катнашучылар унлыгына музыкаль проектлар, башкаручылар, концертлар һәм альбомнар керде.

Номинантлар исемлегендә – Зуля Камаловага багышланган трибьют, «Балам» җыры белән АлияНур, «VIP Хатын» мини-альбомы белән Defne, «Уйнагыз, гармуннар!» проекты, «Җидегән чишмә» җыры белән Илүсә Хуҗина, «Җырлы сишәмбе» проекты, «Татар Бродвее» проекты белән Анзор Нәбиуллин, Илһам Шакировка багышланган трибьют-альбом, «Синең белән бергә» җыры белән Tubatay Beats, агача Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган Илгиз Мөхетдинов һәм Эльмир Низамов берлегендә оештырылган концерт урын алган.

«Миллиард.Татар» материалларында билгеләп үтелгәнчә, номинациягә аерым җырлар һәм башкаручылар гына түгел, концертлар, музыкаль проектлар, альбомнар, коллаборацияләр, яңа форматлар, классик һәм халык мирасының заманча эшкәртмәләре дә кертелгән.

Сайлап алу экспертлар – музыкантлар, композиторлар, галимнәр һәм мәдәният өлкәсе белгечләре анкеталары нигезендә үткәрелгән.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә, Телеграмда һәм «Миллиард.Татар» сайтында тавыш бирергә була.

«Ел татарлары» рейтингында номинантлар барлыгы 21 номинациядә катнаша. Тавыш бирү 10 сентябрьдән башлап чиратлап үткәрелә. Финал этабы 12–20 ноябрьгә планлаштырылган, ә җиңүчеләр 2 декабрьдә билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot