news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Миллиард.Татар» 2026 елны Идел елгасы елы дип игълан итте

«Миллиард.Татар» 2025 елга йомгак ясаганда, якынлашып килүче 2026 елны Идел елгасы елы дип игълан итәргә карар кабул итте. Журналистлар бу сайлауны Идел елгасының татар, рус һәм Россиянең башка халыклары мәдәниятендә гаять зур роль уйнавы белән нигезләделәр.

Редакция мәкаләсендә Идел Көнчыгыш белән очрашу урыны, күпмилләтле федерация һәм шәһәр цивилизацияләренең барлыкка килү ноктасы дип атала. Авторлар тарихи контекстны да искә төшерделәр: 2024 елда мәшһүр иң борынгы татар җыры «Итил суы ака торур» га 1050 ел тулды, аның тексты Мәхмүд Әл-Кашгари сүзлегендә теркәлгән.

«Миллиард.Татар» республика башкаласының идентификациясе проблемасына игътибар итте: зур су белән тыгыз географик бәйләнештә булуга карамастан, бу тема күләгәдә кала һәм Казан айдентикасында чагылыш тапмый диярлек. Журналистлар үзләрен Идел белән уңышлы ассоциацияләгән Самара күршеләрен мисалга китерделәр, шулай ук Бөек елга символы төшерелгән яңа мең сумлык купюраны телгә алдылар.

Проблеманың актуальлеге республика җитәкчелеге позициясе белән раслана. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр елга потенциалына игътибар җитмәвен күрсәтте. Декабрь аенда ул регион әлегә елга мөмкинлекләрен начар файдалана, «Төньяк – Көньяк» транзит транспорт коридорларын үстерү кирәклегенә басым ясады, дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot