news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миллиардер Семинга карата халыкара эзләү игълан ителгән

Тикшерүчеләр эшмәкәрне читтән торап сак астына алуны сорый

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан Тикшерү органнары "АС Менеджмент" идарәче компания" Директорлар советы рәисе, Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эш фигуранты Алексей Семинга карата халыкара эзләү игълан итте. "Татар-информ" агентлыгына бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр бирде.

"Тикшерү тарафыннан А.Семинны халыкара эзләүгә игълан итү турында карар чыгарылды", - диде ул.

Шептицкий сүзләренчә, бизнесмен Семин тикшерүче янына сорау алуга килмәгәнлектән,  эшмәкәргә карата читтән торып сак стына алу турында карар чыгаруны сорап, судка мөрәҗәгать ителгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100