Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард. Татар» лекторийлары бер ел эчендә 700 тыңлаучы җыйган

«Миллиард. Татар» лекториясе бер ел эчендә 43 лекция уздырган, аларда 700дән артык кеше катнашкан. Бу хакта проектның кураторы Арслан Минвәлиев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бер ел элек беренче лекциябезгә 6-7 кеше килгән булса, иртәгә без инде 43нче лекцияне уздырачакбыз. Башта Алтын Урда тарихы турында сөйләсәк, хәзер мәдәният, сәнгать һәм рәссамнар турында да сөйлибез. Партнёрларыбыз саны артты, Казанның 13 музее, фәнни институтлар белән хезмәттәшлек итәбез. Лекцияләрне онлайн да карыйлар, подкаст форматында да тыңлыйлар, аудитория киңәя. Бер ел эчендә чараларыбызда 700дән артык кеше катнашты», – дип белдерде ул.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Илгиз Халиков «Миллиард татар» проектының фәнни темаларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
«Фәнни темаларны киң җәмәгатьчелеккә фәнни-популяр форматта җиткерү бүген аеруча мөһим. Шуңа күрә институтыбыз исеменнән «Миллиард татар» проектына рәхмәт белдерәм. Әлеге проектта катнашу безнең өчен зур дәрәҗә, чөнки 85 еллык тарихы булган институт күпсанлы фәнни хезмәтләр әзерләп бастыра. Безгә еш: «Кем укый соң сезнең 7 томлык татар тарихын, саллы-саллы сүзлекләрегезне?» – дигән сорау бирәләр. Нәкъ менә шушы проект ярдәмендә без фәнни материалларны киң катлам аудиториягә аңлаешлы итеп җиткерә алабыз», - диде ул.
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Гибатдинов лекторийларның татар тарихын дөрес җиткерү өчен мөһим платформа булуын билгеләп үтте.
«Безнең әлеге проект белән күпьеллык тыгыз хезмәттәшлек бар. Бу – ике як өчен дә файдалы эшчәнлек, чөнки тарих, аеруча татар тарихы, һәрвакыт зур кызыксыну уята», – диде ул.
Аның сүзләренчә, интернетта тарихка бәйле күпсанлы материаллар бар, ләкин аларның күбесе профессиональ дәрәҗәдә эшләнмәгән. «Кайбер мәгълүматлар хаталы яки махсус рәвештә бозылган булырга мөмкин. Шуңа күрә «Миллиард. татар» кебек академик фәнгә нигезләнгән проектлар җәмәгатьчелек өчен аеруча әһәмиятле», – дип өстәде ул.
«Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов «Миллиард. татар» лекториясенең галимнәр белән турыдан-туры аралашу урыны икәнен хәбәр итте.
«Фәнни хезмәтләр турында язарга, галимнәр белән интервьюлар төшерергә, тикшеренүләр бастырырга мөмкин. Ләкин лектория форматы – ул турыдан-туры аралашу мөмкинлеге. Тыңлаучылар галимнәр белән сөйләшә, сораулар бирә, татар тарихын тудыручылар белән шәхсән таныша», – дип белдерде ул.
Лекцияләр циклын оештыруда һәм фәнни белемне популярлаштыруга өлеш керткән өчен «Миллиард. татар» лекториясе партнерларына һәм лекторларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Оештыручылар проектта катнашкан галимнәргә, музей хезмәткәрләренә, фәнни институт вәкилләренә һәм барлык тыңлаучыларга рәхмәт белдерде. Алар билгеләп үткәнчә, бу уртак хезмәт нәтиҗәсендә фәнни мирас киң аудиториягә аңлаешлы итеп җиткерелә.
«Без сезнең тырышлыгыгызны һәм өлешегезне бик югары бәялибез. Проект киләчәктә дә үсешен дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз