news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли хәзинә» конкурсының жюри вәкиле: Рәсем сәнгатеннән эшләрнең сыйфаты артуын күзәтәм

«Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестиваленең жюри вәкиле - доцент, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКО халыкара рәсем сәнгате ассоциациясе әгъзасы Фәрит Вәлиуллин фикеренчә, бәйгегә тапшырылган эшләрнең сыйфаты елдан-ел арта.

«Ел саен катнашырга теләүчеләр арта. Мин укучылар саны артуын гына түгел, эшләрнең сыйфаты да ныгый баруын күзәтәм һәм шуңа куанам. «Милли хәзинә» балаларга, коллегалары эшенә карап, тагын да үсәргә җитди мотивация бирә», - дип саный Фәрит Вәлиуллин.

Ул читтән килүчеләр, шул исәптән авыллардан катнашучылар булуына сөенгәнен әйтте. «Миңа балалар: «Абый, безнең авылда бер мәктәп тә юк, ничек өйрәник», - дип киләләр иде. Иң ерак авыллардан да укучылар хәтта бер ел эчендә шактый тиз арада өйрәнә алдылар. «Милли хәзинә»дәге очрашу, конференцияләрдә эчке энергетика, тиз адаптацияләшү шартлары чит төбәкләрдән, авыллардан да укучыларны җәлеп итәргә җитди мөмкинлекләр бирә», - ди ул.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова бәйгегә эшләр 9 номинация буенча кабул ителгәнен әйтте. «Бу номинацияләр буенча 200дән артык гариза кабул иттек. Иҗади коллективлардан да, индивидуаль эшләр дә җибәрелде. Эшләр югары дәрәҗәдә», - дип бәя бирде.

Лилия Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, медиа иҗат юнәлешендәге яңа номинациягә фото, видео, график дизайн буенча кызыклы эшләр кабул ителгән. «Вокал, уен кораллары иҗаты, мода театры номинациясе, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать иҗаты буенча эшләр күп», - диде.

  • Фестиваль программасы:
  • 1 март – 31 март - читтән катнашу этабы, гаризалар һәм конкурс эшләре кабул итү (видео, фото); 1 апрель – 10 апрель - жюри эше; 17 апрель – 18 апрель - килеп катнашу этабы; 18 апрель - гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү. Конкурс номинацияләре:
  • Медиа-иҗат (фото, видео һәм анимация, график иллюстрация); вокаль башкару (соло, иҗат коллективы) инструменталь башкару (соло, иҗат коллективы); хореография сәнгате (соло, иҗат коллективы); мода театры (халык костюмы, стильләштерелгән халык костюмы, заманча костюм); декоратив-гамәли иҗат (халык һөнәрчелегенең һәм сәнгать кәсепләренең традицияләре һәм яңа тормышы); рәсем сәнгате (рәсем, рәсем сәнгате, композиция); нәфис сүз (башкаручы, иҗат коллективы), театр сәнгате (кече формалар театры, сәхнәләштерү, спектакль һәм әкият фрагментлары).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100