news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли хәзинә» бәйгесе жюри вәкиле: Бәйгедә канашучыларда милләтләре өчен горурлык уяна

«Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестиваленең жюри вәкиле бәйгенең төп әһәмиятен әйтте. Бу хакта сүз конкурска багышланган матбугат конференциясендә барды.

«Бу төрле милләтләрне берләштерүче фестиваль дип әйтеп була. Үз мәдәниятеңне белү, саклау, башка халыкларныкын өйрәнү мөһим дип уйлыйм. Яшьләр өчен әһәмияте зур. Конкурска әзерлек барышында балалар милли хәзинәгә тирән үтеп керәләр. Милләтләре өчен горурлык уяна», - диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» вокал-инструменталь фольклор ансамбле җитәкчесе, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең опера студиясе хормейстеры Гөлназ Әкбәрова.

Ул вокал һәм уен кораллары буенча бәяләү критерийларына тукталды. «Темага туры килү, халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләрен белү, музыкаль әсәрне сәнгатьчә аңлату, интонация чисталыгы, сәхнә культурасы, тембр матурлыгы һәм тавыш көче, репертуарның катлаулылыгы, башкаручының мөмкинлекләренә туры килүе, башкару осталыгы исәпкә алына», - диде Гөлназ Әкбәрова.

Бәйгегә аерым солистлардан да, иҗади коллективлардан да видеолар юлланганын әйтте.

  • Конкурс номинацияләре:
  • Медиа-иҗат (фото, видео һәм анимация, график иллюстрация); Вокаль башкару (соло, иҗат коллективы) Инструменталь башкару (соло, иҗат коллективы); Хореография сәнгате (соло, иҗат коллективы); Мода театры (халык костюмы, стильләштерелгән халык костюмы, заманча костюм); Декоратив-гамәли иҗат (халык һөнәрчелегенең һәм сәнгать кәсепләренең традицияләре һәм яңа тормышы); Рәсем сәнгате (рәсем, рәсем сәнгате, композиция); Нәфис сүз (башкаручы, иҗат коллективы) Театр сәнгате (кече формалар театры, сәхнәләштерү, спектакль һәм әкият фрагментлары).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100