news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли хәрәкәт активисты булган Илмир Габидуллин вафат

1992-1993 елларда «Азатлык» татар яшьләре берлегененең Казан бүлеген җитәкләгән Илмир Габидуллин вафат булган. Бу хакта аның дусты, фикердәше Алмаз Галәветдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мәрхүмгә 53 яшь булган. Тумышы белән ул Оренбург өлкәсенең Биккол авылыннан. Ул Казанда тарих факультетында укыган. Укыган вакытта «Азатлык»ка килгән. «1992нче елларда ул җитәкче булып торды. Без үз көчебез белән Татар яшьләре көннәрен уздырган идек. Ул бик яхшы оештыручы, бик яхшы кеше иде. Һәрвакыт кеше, халык өчен, дип яшәде. Казанда туктар урын булмаса, бөтен кеше аларга бара иде. Бик ярдәмчел иде. Кызганыч», – дип сөйләде ул.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда Илмир Габидуллин сәүдә өлкәсендә эшләгән. Мәрхүмнең хатыны тол калган, әнисе дә исән. Дусты сүзләренчә, мәрхүмдә йөрәк авыруы булган.

Марий Элдагы татар милли хәрәкәте активисты Рамай Юлдашев Илмир Габидуллиннан соң берлекның Казан бүлеген җитәкләгән булган. «Ул бик укымышлы, милли җанлы татар егете иде, кызганыч. Тарихны яхшы белде. Һәрвакыт мөлаем булды. Ул җитәкче булганда, студентлар өчен «Ягымлы яз» фестивале уза башлады. Татар дискотекалары оештыра идек», – дип искә алды ул.

Мәрхүмне иртәгә туган авылында җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100