news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли университет – хыял, әмма чынга ашмаслык түгел - профессор Әлфрид Бустанов

Казанда “Акыл фабрикасы” кысаларында “Милли университет: хыяллар, чынбарлык, концепция” темасына стратегик сессия узды.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 18 ноябрь көнне Казанның IT-паркында “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына чираттагы «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе узды. Чарада татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм студентлар катнашты. Шулар арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә булды.

Мәктәп кысаларында “Милли университет: хыяллар, чынбарлык, концепция” темасына стратегик сессия узды. Милли университет концепциясе авторлары – Мэдисон университеты профессоры Юлай Шамилуглы, РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов, Санкт Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов. Сессиядә галимнәр, чит илләрдә тупланган тәҗрибәгә нигезләнеп, өч төрле татар югары уку концепциясен китерде, шулай ук фикер алышу вакытында уртак проект туды.

Концепция белән кызыксынып килгән укытучылар, галимнәр һәм чакырылган журналистлар беренче булып Әлфрид Бустановны тыңлады. Кызганыч, ул Казанга килә алмаган һәм биредәгеләр белән skype аша элемтәгә керде. Нигездә Әлфрид Бустановның концепциясе университетның шәхси булачагын күрсәтә. Бу университетта дәресләр татар телендә генә бирелмәячәк. Монда үзара халыкара мохит туарга тиеш. Әлфрид Бустанов шулай ук чит илләрдән үзебезнең студентларны кайтаруга да басым ясый. Санкт-Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов үз концепциясен “Хыял, әмма чынга ашмаслык” түгел, дип саный.

Юлай Шамилуглы да Казанга килә алмады. Аның концепциясе белән галим Илшат Сәетов һәм Айрат Фәйзрахманов таныштырып китте. Әлеге концепция 2002 елда төзелгән. Юлай Шамилуглы үз вакытында аны Минтимер Шәймиевка тәкъдим иткән була. Залда утыручылар бу концепцияне кыйммәткә төшәчәк һәм гадәти Америка концепциясен хәзерләтүен белдерделәр.

РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов тә үз концепциясен тәкъдим итте. Әйтергә кирәк,аның хезмәте  башкалардан аерылып тора. Монда билгеле бер финанс чыгымнар да, оешу вакытлары да каралган. Мәсәлән, 2018 елда милли университет темасына лекцияләр тыңлау, проектлар карау гына каралса, 2021 елда инде бер юнәлеш буенча магистратура карала. 2022 елда Магистратураны 3 юнәлештә сайлап алып булачак.

Залда утыручылар резолюция буларак Илшат Сәетов концепциясен сайлады һәм киләчәктә аны тулыландырырга, үстерергә һәм чынга ашырырга дигән фикер әйттеләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100