Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту мәсьәләләренә кагылышлы «түгәрәк өстәл» булды
Милли уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту мәсьәләләренә кагылышлы «түгәрәк өстәл» булды
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Халыкара туган тел көне уңаеннан «Милли уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту мәсьәләләре» дигән темага «түгәрәк өстәл» булды. Анда татар теленең бүгенге торышы турында, шулай ук югары уку йортлары һәм татар гимназияләрендә фәннәрне ана телендә укыту мәсьәләләренә кагылышлы җитди сөйләшү булды. Бу сөйләшүдә БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, галимнәр Вахит Хаков, Флера Сафиуллина, язучы Рабит Батулла катнашты. «Түгәрәк өстәл»дә шулай ук татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Мәгариф» ассоцияциясе әгъзалары, Казан районнары мәгариф бүлеге башлыкларының милли мәгариф буенча урынбасарлары, татар гимназияләре директорлары шулай ук шәһәр мәгариф идарәсеннән вәкилләр һәм югары уку йортлары укытучылары да катнашты.
Татар телендә укыту өчен аерым кабинетларның булмавы, ягъни кайбер гимназияләрдә дәресләрне башка урыннарга барып укытырга мәҗбүр булулары «түгәрәк өстәл» эшендә катнашкан гимназия директорларының һәм укытучыларның иң борчыган проблемаларыннан берсе булып кала бирә. Ана телендә басылган химия, физика, математика, география һ.б. фәннәр буенча әсбабларның җитмәве һәм бүгенге көндә татар компьютер классларының булмавы да – җитди мәсьәләләрнең берсе. Сөйләшүдә катнашучылар югары уку йортларына кергәндә имтиханнар тапшыру мәсьәләсенә тукталып, кабул итү имтиханнарының һаман да рус телендә баруын һәм татар гимназияләрен тәмамлаган абитуриентларның да нәкъ менә әлеге юлны сайлауларының сәбәбен эзләде.
Бүгенге көндә күп кенә татар гимназияләрендә физика, математика, география, химия һәм биология фәннәре рус телендә укытыла һәм моны бу уку йортларының директорлары кайбер ата-аналарның соравы буенча шулай эшләнә дип аңлата. Әлеге юнәлештә дә нәрсә булса да эшләргә, бу мәсьәләне уңай якка хәл итәргә кирәк дигән фикерләр яңгырады. Бу уңайдан чыгыш ясаган Рабит Батулла: «Без барыбыз да татар мәктәпләрендә белем алдык. Һәм шушы белем белән без югары уку йортларына укырга кердек. Безнең арада математиклар, физиклар, биологлар, галимнәр, телчеләр, гомумән, нинди генә һөнәр ияләре юк! Кем генә татар телендә белем начар бирелде дип әйтә алыр? Юк, әлбәттә, берәү дә әйтмәс, һәм татар телендә белем алуы өчен кимсенмәс. Мескенләнеп рус телендә укуның сәбәбен һаман да шул татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә җиткерә алмаудан эзләргә кирәк», - диде.
Үзенең чыгышында мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин дәреслекләр мәсьәләсенә тукталып: «Бүгенге көндә дәреслекләрне милли-төбәк компонентыннан чыгып әзерләү юнәлешендә эш алып барыла. Кайбер дәреслекләр буенча вариантлар күп, ләкин аларның барысын да тәрҗемә итәргә безнең матди яктан мөмкинлек юк». - дип белдерде. Югары уку йортлары һәм мәктәпләрне лицензияләү һәм аттестация мәсьәләсенә килгәндә, моның өч яки биш елга бер бирелүе татар уку йортларын ниндидер бер таләпләр югарылыгында тотарга мәҗбүр итә. Әлеге процедураны җайлаштыру буенча безнең тарафтан эш алып барыла», - диде Д.Мостафин. Ул шулай ук укытучыларны кызыксындырган башка мәсьәләләргә дә тукталып үтте.
Ясалган чыгышлардан һәм әйтелгән фикерләрдән чыгып, алда торган бурычларның үтәлешен тәэмин итү эшен актив җәелдерү өчен, «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар тарафыннан резолюция проекты кабул ителде. Анда түбәндәге пунктлар да бар: «Республиканың барлык районнары гимназияләрендә татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары ачу эшен җәелдерергә», «Ачылган гимназияләрдә татар телен укыту, ана телендә аралашуны оештыру һәм милли үзаң, милли тәрбия эшен җәелдерү», «Милли уку йортлары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсен чишү», «Милли уку йортларының материаль-техник базасын ныгыту», «Милли университет ачу», «Татар иҗтимагый оешмаларына, дәүләт органнары белән берлектә, татар балаларын татар мәктәпләрендә укытуны тәэмин итү буенча максатчан эш алып баруны көчәйтү», «БТК БК каршында татар гимназияләрендә Попечительләр советы һәм фондын кичектергесез булдыру» һ.б. Моннан тыш әлеге резолюциягә «Мәгариф хезмәткәрләренең квалификация таләпләрен Татарстан Республикасы законнары белән туры китерү» дигән пункт та кертелде.
Әлеге сөйләшүдән соң татар зыялылары куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итү буенча актив эш җәелдерү өчен алдагы ике айны «Туган тел» айлыгы дип игълан итте һәм башкарылган эшләргә Тукайның туган көнендә, ягъни 26 апрельдә йомгак ясауны планлаштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз