news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли уен төрләре буенча җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Россия көне уңаеннан узган бу чарада греклар, немецлар һәм керәшеннәр зур активлык күрсәтте.

Милли уен төрләре буенча җиңүчеләрне тәбрикләделәр
Султан Исхаков

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, Россия көне уңаеннан, халыкларның уен-көлкеләренә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Уеннарда немецлар, греклар һәм керәшеннәр аеруча активлык күрсәтте.

Бәйгедә асылда Казанга килеп укучы студентлар ярышты. Шуларның берсе КХТИда укучы Носратилло Җораев. Ул шахмат ярышы буенча беренче урын алды һәм бәйгедә гадел хөкем итү булуын әйтте.

“Барысы да искиткеч. Мин болай булыр дип уйламаган да идем. Беркемне дә якламадылар, көндәшләр дә көчле иде. Мин үзем Таҗикстаннан килеп укыйм. Институтта мин өчле билгеләре алмыйм, активистмын. Хәзер мөселманнарның изге ае бара. Рамазанда мәчеткә йөрибез. Казанда барлык уңайлыклар да каралган,” – диде ул.

Грек милләтеннән булган Илья Анастасов ике бәйгедә катнашкан. Нарды уены буенча ярышта ул III урын, ә гер күтәрүдә I урын яулады.

“Ике җиңүем белән дә шат. Грекларны спорт сөюче, дип саныйм. Моны барлык кешеләр дә тарихтан беләләр. Казанда мондый ярышлар уздыру күңелгә рәхәтлек бирә,” – диде җиңүче.

Беренче урынны алучылар исемлеге: Нарды – Магда Манташашвили (грузин), шахмат – Носратилло Җораев (таҗык), өстәл теннисы хатын-кызлар – Анна Таныгинна (мари), ир-атлар – Эдуард Трофимов (керәшен), Гер күтәрү – Илья Анастасимов (грек), волейбол – Россия немецлары, мини-футбол – “Русдойч” командасы (Россия немецлары).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100