news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли тормыш дин белән янәшә бара – Фәннәр Академиясендә Халыкара конференция узды

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит ил төбәкләреннән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 16 ноябрьдә, Татарстан Фәннәр Академиясендә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит ил төбәкләреннән килгән делегатлар татар халкының милли-мәдәни, дини үзенчәлекләре һәм татар теле янында туган вазгыять турында фикер алышты.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, академик Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Екатеринбург, Омск, Бишкәк, Минск шәһәрләреннән килгән галимнәр төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның дини тәрбиясе, глобализация шартларында татар теленең торышы турында чыгыш ясады.

“Бүген “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы турында сүз булды. Бу программа юктан гына барлыкка килмәде. Ул 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессының 5 съездының нәтиҗәсе буларак кабул ителде. Дәүләт күләмендә 2014 елда кабул ителеп, 2016 елга кадәр дәвам итте, ә хәзер инде ул 2019 елга кадәр итәчәк. Бүгенге конференциянең темасы да актуаль, чөнки бүгенге көнгә кадәр дә милли тормыш дин белән янәшә бара. Финляндия, Австралия, Россия федерация төбәкләрендәге татар оешмалары үзенең эшчәнлеген телгә бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә динне янәшә куя. Минемчә, бу конференциянең исеме җисеменә туры килә һәм без алга таба секцияләрдә бу мәсьәләне дәвам итәчәкбез”, - дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров

“Бу Конференция – зур вакыйга. Соңгы вакытта Татарстаныбызда имеш-мимешләр йөри. Ул чит илләргә дә чыккан. Бу конференция вакыйгаларны җайга салу өчен, бер сәбәпче булыр дип уйлыйбыз һәм ышанабыз”, - диде Мансур хәзрәт.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның конференция ачылышына язган котлау сүзләрен дә укып китте. Мөфти конференциядә татар теле буенча туган проблемаларның чишелешенә өметләнә һәм халыкларны туган телләрен өйрәнергә чакыра.

“Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” Халыкара фәнни-гамәли конференция 16-17 ноябрь көннәрендә уза. Иртәгә, 17 ноябрь көнне, конференция үз эшен Болгар шәһәрендә дәвам итәчәк. Анда пленар утырышка һәм секцияләр эшчәнлегенә нәтиҗә буларак резолюция кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100