Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Милли тормыш һәм дин» җыенында катнашучылар биш дискуссия мәйданчыгына бүленеп эшләячәк
Казанда һәм Болгарда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенының Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырышыннан соң, делегатлар өчен биш дискуссия мәйданчыгы эше оештырыла.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җыенга багышланган матбугат очрашуында шул хакта сөйләде.
16 майда «Казан Экспо» үзәгендә «Хәләл өлкәсендә бүгенге вазгыять», «Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф», «Иске имля – язма мирасыбыз: аны өйрәнү һәм өйрәтүдә заманча алымнар», «Дини оешмаларда һәм уку йортларында рухи мирасны барлау һәм таныту», «Динне, милли мәдәниятне, туган телне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда татар хатын-кызларының роле» темаларына дискуссия мәйданчыклары эшләячәк.
Җыен Россиянең барлык почмакларыннан килгән имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә. Татарстаннан 131 кеше катнашыр дип көтелә. Башкортстаннан 107 кешелек делегация формалашкан. Иң ерак төбәкләр – Ерак Көнчыгыш, Камчатка, Магадан, Хабаровск, Саха Якутиядән делегатлар киләчәк. «Кырым, Донецк, Луганск республикаларыннан делегатлар катнаша. Беренче тапкыр безнең сафларга Запорожье, Орел, Липецк өлкәләре вәкилләр кушылды», – диде Данис Шакиров.
Дискуссия мәйданчыкларыннан соң, делегатларны Иске татар бистәсенә, Габдулла Тукай әдәби музеена, Татар зиратына, «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә, Иске Таш мәчеткә экскурсияләргә алып барачаклар.
Җыенның тантаналы ачылышы иртәгә «Казан» Агросәнәгать паркында була. Делегатлар XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында оештырыла торган халыкара хәләл ярминкә белән танышачак.
Җыенның йомгаклау көнендә делегатлар борынгы Болгар шәһәренә юл тота. Биредә «Тәүбә» мәрасиме булачак, шулай ук җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз