news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенының пленар утырышы ачылды

Бу минутларда «Казан Экспо» күргәзмәләр залында татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенының Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырышы ачылды.

ТР Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 78 төбәктән 1000 ләп делегат килгәнен әйтте.

Иң зур делегация - Башкортстаннан, аннан 107 кеше килгән.

Пенза өлкәсе Югары Әләзән авылы имам-хатыйбы - 2007 елгы Усман хәзрәт Дебердеев - катнашучыларның иң яше.

Иң олы яшьтәгеләрдән Самара өлкәсеннән Сызрань мәчете имамы - 92 яшьлек Галиулла хәзрәт Габдрәшитов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән 1927 елгы Харис хәзрәт Салихҗан.

Пленар утырыштан соң, делегатлар өчен биш дискуссия мәйданчыгы эше оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot