Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дин әһелләре җыенында катнашачак иң өлкән һәм иң яшь делегатларны әйттеләр
Татар дин әһелләре җыенында катнашачак иң өлкән һәм иң яшь делегатларны әйттеләр
Казанда 15-17 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак. Чарага Россиянең 78 төбәгеннән 1071 кеше килер дип көтелә. Аларның 95е - хатын-кызлар, 986сы - ир-атлар.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат очрашуында шул хакта әйтте.
«Бирегә Россия төбәкләреннән мөфтиләр, имам-хатыйблар, мәчет, мәхәлләләр каршында татар телен укытучы абыстайлар киләчәк. Иң зур делегация - Башкортстаннан, аннан 107 кеше килер дип көтелә», - диде Данис Шакиров.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев иң яшь һәм иң өлкән делегатларны әйтте.
Пенза өлкәсе Югары Әләзән авылы имам-хатыйбы - 2007 елгы Усман хәзрәт Дебердеев - катнашучыларның иң яше.
Иң олы яшьтәгеләрдән ул Самара өлкәсеннән Сызрань мәчете имамы - 92 яшьлек Галиулла хәзрәт Габдрәшитовны, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән 1927 елгы Харис хәзрәт Салихҗанны атады.
Марий Эл Республикасыннан Даниял Фәйзрахманов (1937 елгы), Белорусия Республикасыннан Әбүбәкер Шабанович (1939) та җыенда катнашыр дип көтелә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз