news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли телдә югары белем бирү кирәк - тарихчы Искәндәр Гыйләҗев

Галим Рөстәм Миңнехановның парламентка юнәлдерелгән еллык юлламасына булган фикерен җиткерде.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ). "Халыкның милли рухы, милли үзаңы, милли максаты, үз-үзенә хөрмәте бары тик белемнең тулы булуы белән билгеләнә", - дип саный Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев.

"Балалар бакчасында милли тәрбия бирергә, башлангыч мәктәптә һәм югары белем биргәндә, бу процессны дәвам итәргә кирәк. Бу цикллар, баскычлар булганда гына, без нормаль, сәламәт, рухи яктан милли җәмгыять күрә алабыз. Әгәр дә милли телдә югары белем юк икән, ул милләт кимсетелгән яки башкаларга караганда авыррак хәлдә була. Шуңа күрә, минем уйлавымча, хәтта хәзерге шартларда да, без бу максатны куеп, аңа ирешергә омтылырга тиеш. Шул очракта гына без үзебез белән горурлана алабыз, алга оптимизм белән карый алабыз",- дигән фикердә галим.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул миллли югары белемнең беркемгә дә каршы кую дигән сүз түгеллеген билгеләп үтте.

"Бу бары тик, үз телеңне хөрмәт итеп, үз мәдәниятеңне, үзаңыңны үстереп, милләткә хезмәт итү. Бу мәсьәләгә мин бик җитди карыйм", - диде Искәндәр Гыйләҗев бу уңайдан уй-фикерләрен җиткереп.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100