news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли тәрбия, телгә өйрәтү гаиләдә башлана - Искәндәр Гыйләҗев

Телне гаиләдә сакларга кирәк. Әмма моңа бары тик гаилә генә җаваплы дигән сүз түгел, дигән фикердә тарихчы.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). "Телне гаиләдә сакларга кирәк. Әмма моңа бары тик гаилә генә җаваплы дигән сүз түгел. Гаилә космоста яисә ниндидер утрауда яшәми бит. Ул җәмгыятьтә яши", - дигән фикер җиткерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев.

"Гаилә җәмгыятьтәге бөтен булган агымнарны, булган тенденцияләрне бик яхшы аңлый һәм җәмгыять кая барганын күрә. Шуңа күрә монда бары тик гаилә генә җаваплы, дип кайтарып калдырырга кирәкми. Әлбәттә, бөтен нәрсә гаиләдән, ата-ана җаваплылыгыннан башланырга тиеш. Мәсәлән, мин үзем шәхсән шулай эшлим, яисә минем туганнарым, якын дусларым шулай эшли. Милли тәрбия, телгә өйрәтү гаиләдә башлана" - дип нәтиҗә ясады ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100