news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли шурага яңа әгъзалар сайланды

Милли шурага яңа әгъзалар сайланды
Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасына ике яңа әгъза сайланды. Аларны Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев игълан итте. Милли шура әгъзалары бертавыштан ризалык белдерде.

Милли шура утырышында мәрхүм булган Разил Вәлиев урынына Милли шурага КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сайланды.

Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов шулай ук Милли шура әгъзасы булды.

Бөтендөнья татар конгрессы карамагына 20 оешма алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot