news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура вәкилләре Эчкен-Йолдыз авылына сәфәрен мәчеттә намаз укып башлады

Милли Шура вәкилләре Эчкен-Йолдыз авылына сәфәрен мәчеттә намаз укып башлады
Энҗе Габдуллина

Милли Шура вәкилләре, ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә, Курган өлкәсендә көчле янгын аркасында янып бетә язган Эчкен-Йолдыз авылына сәфәр кыла. Сәфәрне авыл мәчетендә намаз укып, Коръән укып, дога кылып башладылар. Авылда бүген Милли Шураның күчмә утырышы булачак.

«Бүген бик зур эш була. Казаннан, бөтен Россиядән килделәр. Белүегезчә, янгын аркасында 228 йорт янып бетте, җиде кеше үлде. Җитди эшләрне без ике рәкәгать намаз укып, мәрхүмнәр рухына дога кылып башларбыз», – диде авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин.

Бүгенге көндә авылда төзелеш эшләре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100