news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура вәкилләре Йолдыз авылына сәфәрне мәчеттә дога кылудан башлады

Милли шура вәкилләре Йолдыз авылына сәфәрне мәчеттә дога кылудан башлады
Фото: Камилә Билалова

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура вәкилләре, ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә, Курган өлкәсендә көчле янгын вакытында зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылына килде.

Татарстан вәкилләрен авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин каршы алды. Сәфәрне авыл мәчетендә намаз укып, дога кылып башладылар. Авылда бүген Милли шураның күчмә утырышы булачак.

«Бүгенге дәвердә татарлар, җитәкчеләр Йолдыз авылын саклап калуда бик зур матди ярдәм күрсәтә. Безнең бурыч – йортларны, мәктәпне саклап калу һәм халыкка ышаныч бирү. Сәгать ярым эчендә янып беткән авылны алты ай дәвамында төзекләндереп киләбез. Халыкка сабырлык, түземлек телибез, чөнки алар «бир, бир» дип кенә торсалар булмый», – диде Васил Шәйхразыев.

«Безнең өчен мәктәптә хәзерге вакытта 65 бала укуы зур шатлык. Янгынга кадәр 72 бала иде. Балалар булса, өметле көннәр бар. Беренче килүдә авылда сугыштан соң торып калган кебек морҗалар гына тора иде. Ул вакытта халыкның күзләрендә өмет тә, ышаныч та, бернәрсә дә юк иде. Без аларга беренче көннән башлап, бер кемне дә калдырмыйча ярдәм итәбез», – дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100