Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли Шура утырышының күчмә утырышы 228 йорт янып беткән Эчкен авылында үтә
Курган өлкәсендә 7 майда чыккан көчле янгыннар аркасында Эчкен-Татар авылында 228 йорт янып бетте, җиде кеше һәлак булды. Бүген авылның мәдәният йортында Милли Шураның күчмә утырышы башланды. Утырыш авылда башланган төзелеш эшләренә багышланган.
ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзен татарларның бердәмлеге турында башлады. Ул берничә ел элек Омск өлкәсе Каракүл авылында булган хәлләрне искә алды.
«Авылда унөч өй янды. Омск, Татарстан белән бергәләп, унөч өйне дә кире торгызды. Көз көне авылның юбилее булды. Без килеп, һәрберсенә өй туе ясадык. Татарлар белән берәр нәрсә булса, Бөтендөнья татар конгрессы бөтен кешене дә торгызырга әзер», – диде Васил Шәйхразыев.
Милли Шура рәисе авылда төзелеш эшләре тулы көчкә башлануын әйтте.
«Май аенда авылда Бөек Ватан сугышы булган кебек иде. Йортлардан бары мичләр генә чыгып тора иде. Май белән чагыштырганда хәзер җир белән күк арасы», – диде Васил Шәйхразыев.
Ул төзелеш министрлыгы стандартлары буенча 130дан артык гаиләнең 1 миллионнан алып, 4 миллионга кадәрле суммада булган сертификат бирелүен әйтте. Кырыктан артык кеше 500 мең күләмендә сертификат алган. Шулай ук, зыян күргән һәм авылда төзелеш эшләре башлаган кешеләргә ишегалды төзелешенә 700 мең күләмендә акча биреләчәк.
Авылда хәзерге вакытта 40ка якын йорт төзелә башлаган. Араларында сертификат алучылар да, эшмәкәрләр ярдәме белән төзүчеләр дә бар. Татарстан исә 18 гаиләгә йорт салачак, дип белдерде.
«Безнең бурыч – салкыннарга кадәр кешеләрне түбә астына кертү. Курган өлкәсе губернаторын да чакырып, өй туе үткәрербез. Әлеге янгын авылны берләштерүче көч булырга тиеш», – диде Милли Шура рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз