news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли Шура утырышында Васил Шәйхразыев: «Быел Милләт җыены яңа форматта узачак»

Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында яңгыраган яңалыклар турында «Татар-информ» репортажы.

Милли Шура утырышында Васил Шәйхразыев: «Быел Милләт җыены яңа форматта узачак»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Чарада 2025 елда «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында узачак Милләт Җыенын үткәрү турында карар кабул ителде.

Быел 26-28 августта Казанда узачак әлеге җыенга бер мең делегат чакырылган. Милләт Җыены белән бер үк вакытта Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышын оештыру планлаштырыла.

IX Бөтендөнья татар яшьләре форумын уздыру берничә тапкыр кичектерелгән иде. Чара 2024 елның августында булырга тиеш иде, соңрак Казанда зур халыкара чаралар уздыру сәбәпле, форумны уздыру 2025 елның апреленә күчерелде, нәтиҗәдә ул Казанда август аенда узачак.

«Быел Милләт җыены яңа форматта узачак, аның кысаларында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышы узачак. Һәр чара аерым оештырылачак, шуннан соң без барыбыз бергә пленар утырышта җыелачакбыз, фикер алышачакбыз», – дип искәртте Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Алга таба Милли Шура әгъзалары тавышка куеп «Милләт Каһарманы» ордены белән бүләкләнүчеләр исемлеген расладылар. Быел әлеге орденга төрле елларда Бөтендөнья татар конгрессы рәисләре Индус Таһиров һәм Ринат Закиров тәкъдим ителде, кандидатлар бер тавыштан расланды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Соңрак Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең элеккеге директоры Камәрия Хәмидуллинаны шулай ук «Милләт Каһарманы» ордены белән бүләкләү тәкъдиме белән чыкты, әлеге тәкъдимне соңрак караячаклар.

  • «Милләт Каһарманы» ордены – Бөтендөнья татар конгрессының иң югары дәрәҗәле бүләге. Ул татар халкының иң лаеклы шәхесләренә олы хезмәтләре өчен бирелә. Бүгенге көндә ул бары тик 4 шәхескә тапшырылган. Әлеге исемлектә Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Мәхмүт Гәрәев һәм Фәрит Мөхәммәтшин бар.

Чара Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән дәвам итте.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Төбәкләр арасында Сабан туеның авторитеты, дипломатик роле бик зур»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында ул татарларның милли бәйрәме – Сабан туеның мөһимлеген билгеләп үтте һәм киләчәктә Россия төбәкләрендә узачак бәйрәмнәр белән таныштырды.

«Сабан туе бик авторитетлы бәйрәм, бүген киләбез дисәк, безне барлык регионнарда да кабул итәргә әзерләр. 2028 елга Сабан туйларын уздыручылар исемлеге инде тулы, 2029 елга исемлекләр җыябыз. Төбәкләр арасында Сабан туеның авторитеты, дипломатик роле бик зур», – дип искәртте ул.

Милли Шура рәисе татарстанлыларны 14 июньдә Якутскида узачак Федераль Сабан туена һәм 28 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланында узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырды.

«Мин аңлыйм инде, Якутия бераз гына ераграк. Якутскида 1 миллион халык яши, аның 6 меңнән артыгы татарлар. Якутия башлыгы Айсен Николаев рөхсәте нигезендә Якутскиның урта бер җирендә «Казан скверы» ачылды, анда без узган елны каһарман-шагыйрь Муса Җәлил бюстын урнаштырдык. Скверда хәзер күп кенә чаралар оештырыла. Якутскида Сабан туена зур әзерлек бара, анда без 14 июньдә булачакбыз. Ә 28 июньдә Киров өлкәсе Нократ Аланында Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырачакбыз», – диде ул.

  • 2026 елда Федераль Сабан туе Омск өлкәсенең Әшеван авылында, Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсендә узачак.

«Сабан туе бик авторитетлы бәйрәм, бүген киләбез дисәк, безне барлык регионнарда да кабул итәргә әзерләр»

Фото: © «Татар-информ», архив

Владивостокта яңа урамга беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин исеме биреләчәк

«Татарлар 1990 еллардан бирле Владивостокта Батыршин урамын булдыру турында хыялландылар. Ул эш әле генә барып чыкты. Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко Владивосток шәһәрендә яңа бер урамга аның исемен бирүне хуплады. Йортта аңа элмә такта да урнаштырачакбыз. Ачылу тантанасында Кировск – Луганск – Казан шәһәрләре телекүпер аша тоташачак, шундый матур өчпочмак килеп чыгачак. Бер татар кешесе өч Россия субъектын бәйли», – дип белдерде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев

Васил Шәйхразыев Гыйльфан Батыршинның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче татар булуын искәртте.

«Каһарман Гыйльфан Батыршинның әти-әнисе Казан шәһәре белән бәйле кешеләр. Ул чик сакчысы булып хезмәт итә, 1938 елда беренче булып Советлар Союзы Герое исемен ала. 1947 елда Токиодан кайтканда фаҗигале рәвештә авиаһәлакәттә һәлак була. Без аның белән горурланырга, аны хәтерләргә тиеш», – диде ул.

  • Гыйльфан Батыршин – совет чик сакчысы. 1938 елда Хәсән күле янындагы сугышларда катнашучы, СССР НКВД Посьет чик буе отряды отделениесе командиры булып хезмәт итә. Советлар Союзы Герое исемен алган беренче татар.

Васил Шәйхразыев: «Без Гыйльфан Батыршин белән горурланырга, аны хәтерләргә тиеш»

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Ифтар дипломатиясе дигәндә без иң беренче итеп татар гаиләләрен чакыру бурычын куябыз»

«Ифтарларга кеше күбрәк чакырган саен, сыйфатын саклап калырга кирәк», – дип белдерде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев. Үз чыгышында ул быел зур шау-шу уяткан ифтарлар темасына да кагылды.

«Без соңгы елларда ифтар дипломатиясенә кереп киттек. Күп кенә өлкәләрдә зур ифтарлар уздыру гадәте барлыкка килде, быел Татарстан да бик күп кунаклар җыйды. Ләкин ифтарларга күбрәк кеше чакырган саен, аның сыйфатын, дәрәҗәсен саклап калырга кирәк», – дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, ифтарлар беренче чиратта татар гаиләләрен ныгыту һәм саклап калу өчен оештырылырга тиеш.

«Кайсы өлкәне алсак та, үрнәк итеп күрсәтә алабыз. Уфа, Мордовия, Төмән дибезме, һәр җирдә безнең җитәкчеләр җыелып, матур чаралар уздыралар. Дин әһелләре белән сөйләшкәндә, алар һәрвакыт, без Рамазан аенда 30 көн ифтар уздырабыз диләр. Ләкин ифтар дипломатиясе дигәндә без иң беренче итеп татар гаиләләрен чакыру бурычын куябыз. Бабасы – улы – оныгы бергә килеп, өстәл артында аралашып утырырга тиеш, дин мәсьәләсендә иң мөһиме буыннар арасында диалог», – диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев: «Ифтарларга күбрәк кеше чакырган саен, аның сыйфатын, дәрәҗәсен саклап калырга кирәк»

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Җәлилчеләрне күтәрергә телибез. Икенче елга үзебезгә шундый зур бурыч куйдык»

Васил Шәйхразыев үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә уздырылган чаралар белән таныштырды. Ул киләсе елда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуын билгеләп үтте һәм әлеге дата зур чаралар белән истә калачагын искәртте.

«Муса Җәлилне без бервакытта да онытмыйбыз. Аңа багышланган «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе хәзер дөньякүләм дәрәҗәдә уздырыла. Быел анда 40 меңнән артык кеше катнашты. Икенче елга Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Без уңайлыклар табып, җыелып бәлки шагыйрьнең туган ягын күрсәтербез. Бәлки Ленинград өлкәсенә барып ул чорын яктыртырга тырышырбыз, бәлки Германиягә юллар ачылып, анда чаралар уздырырбыз. Төрле нокталар аша аның булган урыннары, эшләгән хезмәтләре белән таныштырасыбыз килә. Һичшиксез, аның 120 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәкбез», – диде Васил Шәйхразыев.

Аның сүзләренчә, игътибар каһарман-шагыйрьгә генә булмаячак, аның белән яу кырында башын салган 11 җәлилче исемен популярлаштыру да күз алдында тотыла.

«Без, Муса Җәлил дигәндә, күптәннән бер кешене генә түгел, ә җәлилчеләрне искә алабыз. Без ныклап җәлилчеләрне күтәрергә телибез. Икенче елга үзебезгә шундый зур бурыч куйдык», – диде ул.

Васил Шәйхразыев: «Муса Җәлилне без бервакытта да онытмыйбыз»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фоторепортаж: Абдул Фархан
news_right_1
news_right_2
news_bot