news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура утырышында Габдулла Тукай исемендәге медаль булдыру тәкъдиме әйтелде

Милли шура утырышында Габдулла Тукай исемендәге медаль булдыру тәкъдиме әйтелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Габдулла Тукай медален булдырырга тәкъдим итте.

«2026 елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел була, шуңа бәйле рәвештә тәкъдимнәр бар. Беренчедән, Тукайның тәгълиматләрен тормышка ашырган өчен медаль турында указ кабул итәргә тәкъдим итәм. Икенчедән, Тукай премиясенә халыкара дәрәҗә бирү», – диде ул.

Бу тәкъдимнәр буенча Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев: «Язып алабыз», – диде.

  • Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы карары буенча гамәлгә куела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100