news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли Шура утырышы нәтиҗәләре: Узган ел татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды

Кичә «Корстон»ның «Пушкин» залында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Чарада татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, галимнәр, экспертлар һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты. «Татар-информ» утырышта яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.

Милли Шура утырышы нәтиҗәләре: Узган ел татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы төрле төбәкләрдән килгән әгъзалар катнашында узды. Утырыш кысаларында 2025 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2026 елга эш планы кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чаралар буенча хисап тотты.

«Узган ел татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» дип игълан иткән елда Бөтендөнья татар конгрессының 521 чарадан торган 2025 елга эш планын без сезнең белән бергә 2024 елның 16 ноябрендә кабул иткән идек. Аларның барысы да диярлек тормышка ашырылды», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Махсус хәрби операциягә ярдәм»

Данис Шакиров аерым игътибарны узган елда Бөтендөнья татар конгрессының махсус хәрби операциядә ярдәм оештыру мәсьәләләренә юнәлтте.

«Узган елда да татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләребез, гомумән татар халкы – Җиңүне якынайту эшенә үз өлешләрен кертте. Эшмәкәрләребез илебезне саклаучы хәрбиләргә ярдәм итү кампанияләре оештырып, ел буена гуманитар йөкләрне даими рәвештә Донецк, Луганск якларына җибәреп торды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында делегацияләр быел гына да өч тапкыр – апрель, июль, октябрь айларында Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, гуманитар ярдәм илтеп кайтты», – диде ул.

Данис Шакиров 10-13 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Ростов өлкәсе, Луганск һәм Донецк Республикаларына эш сәфәре кылуы турында да әйтте.

«Делегация составында булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын җирле татарлар бик җылы кабул итте. Сәфәр кысаларында хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм йөге тапшырылды. Чираттагы эш сәфәребез Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә декабрь аена планлаштырыла», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ифтар дипломатиясе»

Данис Шакиров соңгы елларда дини дөньяның төп вакыйгаларының берсе – ифтарларга да тукталды.

«Изге Рамазан аенда төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре һәм милләтпәрвәр эшмәкәрләр тырышлыгы белән оештырылган ифтар мәҗлесләре дә халкыбызны бергә җыюда үзенең уңай тәэсирен күрсәтә. Әлбәттә, ифтарлар халкыбыз яшәгән һәр җирлекләрдә уза. Бу изге эштә татар милли оешмалары һәм татар эшмәкәрләре башлап йөри», – дип искәртте комитет җитәкчесе.

Ул 2025 елның иң күләмле мәҗлесләрен атады.

«2025 елда – Кыргызстанның Бишкек, Удмуртия Республикасының Ижевск, Чувашия Республикасында берьюлы өч мәйданчыкта, Башкортстан Республикасының – Уфа шәһәре һәм Туймазы районында, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Самара, Түбән Новгород шәһәрләрендә, Пермь краеның Барда районында, Өлкә ифтары – Ульяновск шәһәрендә, Татарстанның Республика ифтары, Казан шәһәренең Апанай мәчете мәдрәсәсендә Татар яшьләре ифтары, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре ифтары узды. Шулай ук Австралиянең Аделаида, Кыргызстанның Джалал-Абад шәһәрләрендә яшәүче татарлар тарафыннан җәмәгать ифтарлары оештырылды», – диде ул.

XIII Республикакүләм ифтар

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул шулай ук Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган «Бердәм өммәт – уртак язмыш» чарасын билгеләп үтте.

«Дини тормышка бәйле тагын бер зур чараны атап китәр идем. Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган «Бердәм өммәт – уртак язмыш» Халыкара конференциясе һәм аның кысаларында тантаналы чаралар 17-20 ноябрь көннәрендә Уфа, Казан һәм Болгар шәһәрләрендә узды», – дип искәртте ул.

«Елның төп чаралары»

Данис Шакиров 2025 елда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты уздырган төп чараларны искә алып узды.

«XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән 800 вәкил катнашында Казан шәһәрендә һәм Тәтеш районында үтте. «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илебезнең 78 төбәгеннән 1 меңнән артык дин әһеле катнашты. Елдагыча, делегатлар «Изге Болгар җыены»на бардылар», – дип искә алды ул.

Данис Шакиров 2025 елда татар дөньясы өчен мөһим чара – Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулары алдыннан 26-28 августта Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында «Милләт Җыены» узуын искәртте.

«Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында уза торган Милләт Җыенында илебезнең 68 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан һәм 27 чит иленнән 1 мең күренекле вәкил катнашты. Милләт Җыенында Бөтендөнья татар конгрессының беренче җитәкчеләре, мөхтәрәм шәхесләр – Индус Таһиров һәм Ринат Закиров Конгрессның олуг бүләге – Милләт Каһарманы ордены белән бүләкләнделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр Конгресска килеп, түгәрәк өстәл артында аның белән бергә гамьле әңгәмә корылды», – диде ул.

«Милләт җыены 2025» ачылышы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел Милләт Җыены яңа форматта оештырылды: бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, XIX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтте.

«2025 елда XVII «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале һәм XXXX «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме Милләт Җыены кысаларында узды. Үзешчән артистлар Милләт Җыены кунакларын һәм делегатларын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында иҗади номерлар белән каршы алып тордылар. Һәм шулай ук «Печән базары» фестивалендә катнаштылар», – дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе.

Данис Шакиров август аенда узган «Уйнагыз, гармуннар!» гармунчылар парады фестивале турында да сөйләде.

«Чын мәгънәсендәге халык бәйрәме булган «Уйнагыз, гармуннар!» Гармунчылар парады 30 августта элекке Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданнан башланып, Бауман урамы буйлап Кремльгә чаклы юл тотты. Быел «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә Россиянең 20 өлкәсеннән 700дән артык гармунчы, ә «Түгәрәк уен» фестивалендә илебезнең 20 төбәгеннән иҗат коллективлары катнашты», – дип ассызыклады ул

«Уйнагыз, гармуннар 2025» фестивале

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

24-26 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын оештыра. Әлеге форум Россиянең 58 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән 400 татар эшмәкәре катнашында уза. Кичә Казанда форум тантаналы рәвештә ачылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Данис Шакиров 2025 елда бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешенә аерым игътибар ителүен һәм шактый эш башкарылуын искәртеп узды.

«28 май – Чик сакчылары көнендә Владивосток шәһәрененең Батыршин урамындагы «Победа» микрорайонында төзелгән яңа йортта татар халкы һәм чик сакчылары арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршинга тантаналы рәвештә элмә такта куелды. Тантанада Владивосток шәһәре, Гыйльфан Батыршинның туган җире – Луганск Халык Республикасы Кировск шәһәре һәм геройның әнисе туган Татарстан Республикасы белән телекүпер оештырылды», – диде ул.

Казанда Гыйльфан Батыршинга истәлек тактасы ачу тантанасы уңаеннан телемост

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Шулай ук 14 августта Адыгея Республикасы Кошехабль районы Политотдел хуторында тантаналы рәвештә Муса Җәлил бюсты ачылган. 4 июньдә Пермь крае Кунгур муниципаль округы Тор-Түз авылы гомуми белем бирү мәктәп ишек алдында Габдулла Тукайга тантаналы рәвештә бюст һәм «Тукай аланы» милли мәдәни паркы ачылган. Әлеге паркта шулай ук шагыйрьның иҗаты буенча эшләнгән арт обьектлар да урын алган. 16 августта Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Сарт-Нәүрез авылында Габдулла Тукай исемендәге сквер ачылган.

2 июльдә Башкортстан Республикасы Шаран районында танылган җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылган. Танылган җырчы 2024 елда 74 яшендә вафат булган иде.

«Киләсе елда, Габдулла Тукайның – 140, Муса Җәлилнең – 120 еллыгында бу бөек шәхесләрнең һәйкәлләре ике төбәктә ачылачак. Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Мостафа авылындагы музейда Җәлил һәйкәле, Омск өлкәсе Усть-Ишем районы Әшеван авылында Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырылачак. Исегезгә төшерәм, киләсе елда иң борынгы татар авылларының берсе булган Әшеванның 800 еллыгын Федераль Сабантуй алдыннан зурлап бәйрәм итәрбез. Шушы ике һәйкәл сертификатларын без җирле иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә тантаналы рәвештә пленар утырышта тапшырачакбыз», – дип искәртте Данис Шакиров.

«2025 елда татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе уздырылган»

Данис Шакиров узган 2025 елда татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе үткәрелгәнен искәртеп узды.

«Узган елда Татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе узды, аларның 400е Татарстан Республикасы ярдәмендә уздырылды. 2025 ел Сабантуйлары 12 апрельдә Дубайда үткәрелгән Халыкара Сабан туеннан башланып китте. Сочи шәһәрендә – VI Көньяк Сабан туе үткәрелде, Оренбург өлкәсе Пономаревка районы Пономаревка авылында – Өлкә Сабан туе, май аенда Ташкентта Урта Азия Сабан туе узды», – дип сөйләде ул.

Данис Шакиров киләсе елда Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабан туе кайсы төбәкләрдә узачагын әйтте.

«Быел Саха (Якутия) Республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуй үтте, анда федераль Сабантуй символы – «Канатлы ат» сыны 2026 елда Сабан туен үткәрәчәк Омск өлкәсенә тапшырылды. XV Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә үтте, анда Бөтенроссия авыл Сабан туе символы – «Тулпар ат» сыны 2026 елда үз җирлегендә үткәрәчәк Пенза өлкәсенә тапшырылды», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«2026 елдан «Татарлар» газетасы төбәкләрдәге газеталар өчен кушымта булып чыга башлаячак»

2026 елдан башлап «Татарлар» газетасы Россия төбәкләрендәге газеталар өчен махсус кушымта булып «Татарлар – без бергә» дигән исем белән чыга башлаячак.

«Татар конгрессының төп басма мәгълүмат чыганагы «Татарлар» газетасының ел әйләнәсендә 24 саны дөнья күрде. Россия һәм чит илдәге 230дан артык татар оешмасына әлеге газета даими рәвештә почта хезмәте белән җибәрелеп тора. 2026 елдан башлап «Татарлар» газетасы Россия төбәкләрендәге газеталар өчен махсус кушымта булып «Татарлар – без бергә» дигән исем белән чыга башлаячак», – дип искәртте Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Санап үтелгән һәм экраннарда чагылыш тапкан эшләр 2025 ел планында урын алган чараларның бер өлеше генә. Аларны оештыруда, уздыруда, гамәлгә ашыруда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән беррәттән Милли Шура әгъзаларының, Татарстандагы, Россия Федерациясе төбәкләрендәге, чит илләрдәге татар милли-мәдәни оешмаларыбызның, аерым милләтпәрвәр милләттәшләребезнең керткән өлеше бик зур», – дип тәмамлады үзенең чыгышын Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot