news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлады. Котлау Конгресс сайтында чыкты.

«Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар! Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә илебездә бер-берсен хөрмәт итеп һәм аңлашып 190нан артык төрле милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның үз теле, тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара ихтирам, хөрмәтне күрсәтү уңаеннан билгеләп узыла. Без Россиянең кайсы гына җирендә яшәсәк тә, безне тынычлык, иминлек һәм гаделлек кебек уртак максатлар берләштерә. Шунысы шатландыра, халыкара мәйданда татарларының бердәмлекне ныгытуга, хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше бихисап зур урынны били.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100