Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Корбан гаете уңаеннан мөселманнарны котлады
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Корбан гаете уңаеннан мөселманнарны котлады. Котлау Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты.
«Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне күңелләрне пакьләндерүче, мәрхәмәт һәм изгелеккә өндәүче иң олы бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Бу изге көннәрдә дөньяның төрле кыйтгаларына таралып яшәүче мөселманнар мәчетләргә җыела, гает намазлары укый, мөмкинлекләреннән чыгып корбан чалдыра, мохтаҗларга ярдәм кулы суза, сәдакалар тарата. Корбан бәйрәме безне сабырлыкка, шәфкатьлелеккә, күңел киңлегенә һәм бер-беребезгә карата игътибарлы булырга өйрәтә. Ул күңелләрдә өмет уята, йөрәкләрне якынайта, туганлык җепләрен тагын да ныгыта.
Гасырлар буе халкыбыз Ислам диненең әхлакый кыйммәтләренә таянып яшәгән. Милли гореф-гадәтләребез, телебез, мәдәниятебез һәм рухи мирасыбыз динебез белән үрелеп үскән, бер-берсен баетып килгән. Бүген дә безне берләштергән көч – ул иман, үзара хөрмәт, туган телебезгә һәм милләтебезгә мәхәббәт. Шушы асыл кыйммәтләр киләчәктә дә халкыбызны саклап, яңа буыннарга дөрес юл күрсәтсен иде.
Алдагы көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Һәр гаиләгә бәрәкәт, иминлек, саулык-сәламәтлек һәм күңел җылысы насыйп булсын. Өлкәннәребезнең догалары кабул булып, яшьләребез милләтебезнең лаеклы дәвамчылары булып үссен. Бергәләшеп кылган игелекле гамәлләребез, уртак хезмәтебез һәм бердәмлегебез халкыбызны тагын да көчлерәк итсен.
Корбан гаете һәр йортка шатлык, муллык, бәхет һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Йөрәкләребездә иман нуры сүрелмәсен, күңелләребездә мәрхәмәт хисләре кимемәсен. Изге бәйрәмебез һәркемгә тынычлык, рухи күтәренкелек һәм яңа өметләр бүләк итсен. Корбан гаете мөбарәк булсын!» – диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз