news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли шура рәисе урынбасарлары расланды

Яңа сайланган Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең урынбасарларын тәкъдим итте һәм Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары бертавыштан тәкъдимне хуплады.

Васил Шәйхразыев беренче урынбасары һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе итеп Данис Шакировны тәкъдим итте.

Илдар Гыйльметдинов, Дания Заһидуллина, Камил Әбләзов һәм Тәүфик Кәримов Милли шура рәисе урынбасарлары буларак расланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot