news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли Шура Рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстына чәчәкләр салды

Милли Шура Рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстына чәчәкләр салды
Фото: tatar-congress.org

3 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эш сәфәре кысаларында Милли Шура Рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстына чәчәкләр салды.

Кунаклар шулай ук Ялта шәһәре кадетлары һәм җәмәгатьчелеге белән аралаштылар. Очрашу барышында татар героеның батырлыгы хакында, яшьләрне аның һәм бүгенге Россия геройлары үрнәгендә тәрбияләү турында фикер алыштылар.

  • Мәҗитов Гали Әхмәт улы 1912 елның 14 августында Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһи авылында крестьян гаиләсендә туган.
  • 1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинаны азат итү походында, 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Очкыч, авиазвено, авиаэскадрилья, авиаполк штурманы була.
  • 1943 елның маеннан дивизиянең өлкән штурманы булып эшли…» «Алтын Йолдыз» медале (№ 4369) белән бүләкләнгән. Сугыштан соң кыю очучы СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100