news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе Сабантуй оештыру турында: Тиз генә «чыш-пыш» эшләнелә торган эш түгел

Милли шура рәисе Сабантуй оештыру турында: Тиз генә «чыш-пыш» эшләнелә торган эш түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ел нәтиҗәләре буенча журналистлар белән очрашуда быел узган Сабантуйларның ни дәрәҗәдә милли рухта узуы һәм киләсе бәйрәмнәргә әзерлек башлануы турында сөйләде.

«Быелгы төп Сабантуйларда Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе катнашты. Иң беренче Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия авыллар Сабантуе булды. Республикада Сабантуйлар әле башланмаган иде. Эчтәлеген үзем күрсәм дә, җитәкче, үзе куйган бурыч (авт. – Сабантуйларны милли традицияләргә туры китереп, милли рухта уздыру) нигезендә, безгә нинди билге куяр икән, дигән шом күңелдә бар иде. Җитәкчебез: «Куелган бурыч үтәлде, ләкин туктап калырга ярамый», - диде. Без һәр Сабантуйга зур игътибар бирдек. Сабантуйга алай әзерләнгән юк иде», - дип сөйләде ул.

Милли шура рәисе киләсе елда булачак Сабантуйларга әзерлек эшләре инде башлануын әйтте. Җитәкче сүзләренчә, киләсе елда 25 майда Алтай республикасында «Төрки Сабантуй», 15 июньдә Пермь краенда Бөтенроссия авыл Сабан туе, 6 июльдә Марий Элда Федераль Сабантуй, 25 июльдә Омск өлкәсендә Халыкара Иртыш буе Сабан туе булачак.

«Ел бетмәгән, без инде 2024 елның уртасында узачак Сабантуйларының эчтәлегенә кереп барабыз. Бу бер ай кала тиз генә «чыш-пыш» эшләнелә торган эш түгел. Ярты ел алдан әзерлек башлана. Нинди артистлар, нинди җырлар, күлмәкләр булыр, нинди гореф-гадәтләрне күрсәтәбез, дип уйлыйбыз. Бу – оештыру ягыннан төплелек һәм сыйфатка эшләү», – диде ул.

Җитәкче узган елгы Сабантуйларга карата: «Канәгать дип әйтә алмыйм», – диде. «Канәгать» дисәм, миңа лаеклы ялга китәргә кирәк. Бервакытта да канәгать булырга ярамый. Рәхмәтне әйтергә дә, икенче Сабантуйны тагын да яхшырак эшләү өчен тырышырга кирәк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100