Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли шура рәисе Казахстанда «Этно-авыл» милли-мәдәни комплексы үсеш планы белән танышты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында Бейбитшилик утравында урнашкан “Этно-авыл” милли-мәдәни комплексында булды. Комплекс җитәкчеләре комплекс территориясен үстерү планы белән таныштырды.
Комплекс территориясендә татар, рус, белорус, немец, корея һәм башка халыклар мәдәниятен чагылдырган мәйданнар булачак.
Хәзерге вакытта территориядә юрта һәм татар ишегалды бар. Татар ишегалдын былтыр Татарстанның Актаныш районы бүләк иткән.
"Без анда чаралар үткәрәбез. Быел "Карга боткасы" үткәрдек. Концерт булды, ике төрле ботка пешердек. Бик матур узды", - диде Абай өлкәсенең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Җәлил Ахунҗанов "Татар-информ» хәбәрчесенә.
Комплекс җитәкчеләре сүзләренчә, "Этно-авыл"да музыка һәм театр сәнгате фестивальләре, декоратив-гамәли сәнгать мастер-класслары, һөнәрчелек һәм сәнгать күргәзмәләре, ат спорты чаралары, милли спорт төрләре буенча ярышлар һәм башка чаралар уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз