news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли Шура рәисе Башкортстандагы Заит җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышты

Милли Шура рәисе Башкортстандагы Заит җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышты
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына сәфәре кысаларында Заит җәмигъ мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет 2008 елда шәһәрнең төрле предприятиеләре һәм шәхси затларның хәйрия ярдәме белән төзелгән һәм шул ук елны рәсми рәвештә ачылган. Комплекс составында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Октябрьский мөхтәсибәт идарәсе дә эшли.

Заит җәмигъ мәчете шәһәрнең калкулыгында, халык күп яши торган микрорайонда, «М-5» федераль юлына алып баручы урамда урнашкан. Мәчет өч катлы булса да, мәйданы буенча зур түгел. Архитектурасы заманча һәм үзенчәлекле булып, сигезкырлы форманы хәтерләтә. Бинаның һәр ягында очлы терәтмәләр бар, ә түбәдән караганда ул сигезкырлы йолдыз формасын ала.

Мәчетнең ак диварлары ачык яшел төсмерләргә буялган түбәсе белән, шундый ук тәрәзә кысалары белән бик яхшы яраша. Гөмбәзе юк. Түбәгә урнаштырылган манарасы артык биек түгел, төнлә ерактан ук күренеп торучы яшел утлар белән яктыртыла. Мәчетнең тәрәзәләре бик зур, мәчетнең бөтен биеклегендә диярлек, алар аша бинага күп яктылык үтеп керә. Намаз залының түшәмендә Аллаһы сүзе язылган. Михраб янәшәсендәге диварда төсле паннода Мәккәдәге Кәгъбә ташы сурәтен күрергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot