Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли шура әгъзалары съезд резолюциясе соңрак кабул ителүгә ризасызлык белдерде
Бөтендөнья татар конгрессының VllI съезды резолюциясе ике атнадан соң кабул ителәчәк.
Милли шура әгъзалары Бөтендөнья татар конгрессының VllI съезды резолюциясе соңрак кабул ителүгә ризасызлык белдерде.
Казан Экспода Милли шура утырышы узды. Утырыш вакытында тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков съезд резолюциясенең проекты һәм уставка кертеләсе үзгәрешләр белән танышырга теләде.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев уставка үзгәрешләр кертү каралмавын әйтте.
"Резолюцияне ясап бетерербез, проектын җиткерербез", - диде ул.
Васил Шәйхразыев сүзләренчә, Татарстан Президенты Указы нигезендә төзелгән оештыру комитеты бар, резолюцияне ул тәкъдим итәчәк.
Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла проект кайчан ясалып бетә дип кызыксынды. "Укырга, анализларга вакыт калмаска мөмкин. Аннан соң татар халкының мөрәҗәгате кабул ителә иде. Ул буламы?", - дип сорады.
Милли шура рәисе әйтүенчә, оештыру комитеты ул мөрәҗәгатьләрне кабул итүдән баш тарткан, аны төпле эшләү белән аңлатты.
"Съезд вакытында резолюциянең проекты гына кабул ителәчәк, без аны нигезләмә итеп алачакбыз. Резолюция ике атнадан соң кабул ителә. Ике атна дәвамында Милли шура әгъзалары тәкъдимнәрен кертә алачак", - дип аңлатты ул.
Милли шура әгъзалары бу сорауны иртәгә яңа Милли шураның беренче утырышында күтәрергә тәкъдим итте.
"Биш ел дәвамында эшлибез. Съезд вакытында резолюция кабул итүне генә безнең төп эш дип кабул итү дөрес түгел", - дип мөрәҗәгать итте Милли шура рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз